Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Урап узмый бәхетле картлык

Алар Әгерҗегә язылышырга кулга-кул тотынышып җәяүләп баралар. Инде ул көннән соң ярты гасырдан артык вакыт узган. Тик дистә еллар да кулларының җылысын, карашларының назын киметә алмаган. Сүзем - Иж-Бубыйда гомер кичерүче Җәүдәт һәм Җәүһәрия ХӘЛИУЛЛИННАР турында. Ул заманнарда урып-җыю чорында Әгерҗенең төрле оешмаларыннан ярдәмгә кешеләр җибәрәләр иде. Райкомда статистик булып...

Алар Әгерҗегә язылышырга кулга-кул тотынышып җәяүләп баралар. Инде ул көннән соң ярты гасырдан артык вакыт узган. Тик дистә еллар да кулларының җылысын, карашларының назын киметә алмаган. Сүзем - Иж-Бубыйда гомер кичерүче Җәүдәт һәм Җәүһәрия ХӘЛИУЛЛИННАР турында.
Ул заманнарда урып-җыю чорында Әгерҗенең төрле оешмаларыннан ярдәмгә кешеләр җибәрәләр иде. Райкомда статистик булып эшләгән Җәүһәрияне дә "Искра" колхозына эшкә юллыйлар. Колхоз шоферы Җәүдәт тыйнак, мөлаем кызга беренче күрүдә үк игътибар итә. "Югыйсә, безнең санаторийда да кызлар бик күп иде. Үз насыйбымны көткәнмендер инде", - дип шаярта ул хәзер. Озакка сузмыйча, салкын декабрь аенда бергә булырга карар кылалар. "Җәяүләп Әгерҗегә чыгып киттек. Ул чакта ЗАГС мөдире булып мәрхүмә Хәтимә апа Закирова эшли иде. Язылышып чыктык та, Җәүһәрия өйләрендә калды, ә мин кайтып киттем", - дип дәвам итә Җәүдәт абый. Ул елларда никах укыту тыела иде бит, тик аларга әниләре яшереп кенә никах укыталар, шуннан соң гына яшьләр бергә яши башлыйлар. Җәүдәтнең әтисе Арслан ага сугыштан кайтмый. Җәүһәрия иренең әнисе, ике сеңлесе, апасы янына килен булып төшә. "Бик дус, тату яшәдек. Каенанам Нурнисага әле дә рәхмәтләремне укыйм, урыны оҗмахта булсын. Җәүдәтнең сеңлесе Рәмзияне дә бик юксынам. Ул гомере буе безнең белән яшәде. Алар кебек якты күңелле кешеләр бик сирәк була торгандыр", - дип сөйләгәндә, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди Җәүһәрия апаның.
Тату гаиләдә бер-бер артлы дөньяга килгән өч баланы тәрбияләүдә дә ярдәме бик зур була каенанасының. 30 ел "Татсельхозмонтаж" предприятиесендә участок начальнигы булып эшләгән Җәүдәткә, 34 ел санаторийда шәфкать туташы булган Җәүһәриягә күп чакта иртә таңнан чыгып китәргә, караңгы төшкәч кенә өйгә кайтырга туры килә. Җәүдәт агага еш кына кунып та калырга туры килә - юлсызлык заманнары була бит. "Балаларны тәрбияләү дә, абзар тулы малларны карау да күбрәк Җәүһәрия җилкәсенә төште. Тик аның бервакытта да зарланганын хәтерләмим", - ди бүген Җәүдәт абый җәмәгатенә чиксез рәхмәтле булып.
Намус белән эшләгән еллары өчен лаеклы бәяне алганнар, икесе дә - хезмәт ветераннары, Җәүдәт абый ТАССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы, "Иң яхшы прораб" дипломнары, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да бихисап. Ә менә картлыктагы бәхетләре турыдан-туры балаларның нинди булуына бәйле. Бу яклап та бәхетле Җәүдәт ага һәм Җәүһәрия апа, балалары йөзләренә кызыллык китермиләр. Олы кызлары Резилә - Иж-Бубый мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, уллары Айдар - туган авылы җирлеге башлыгы, төпчекләре Резидә - Яңавыл килене. Һәрберсе матур гаиләләр корып, әти-әниләрен оныклар белән сөендергәннәр. Инде үсеп җиткән оныкларына да күзләр генә тимәсен: Алсу - Казанда Яшьләр үзәгендә баш белгеч, Гүзәл - Әгерҗенең 3нче мәктәбендә инглиз теле укытучысы. Ләйсән быел Казанның химия-технология институтын тәмамлый, күптән түгел Америкада булып кайткан. Кул көрәше буенча яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Удмуртия чемпионы исемен алган Раил әле шушы көннәрдә генә Кече Пургадан тагын I урын алып кайткан.
Уллары Айдар һәм киленнәре Лилия хөрмәтендә яшиләр бүген Җәүдәт абый белән Җәүһәрия апа. Гаиләдә һәр эшне киңәшләшеп башкарырга күнеккәннәр. Әнә, күптән түгел Җәүдәт абый хастаханәдә ятканда да аның юклыгы бик нык сиздерде, диләр балалары. Чөнки алар өлкәннәр сүзенә колак сала беләләр. Ә өлкәннәр киңәшен тоткан йортта бәрәкәт булмый калмый, диләр. "Гомеребез буе гаиләбез ишле булды. Картлыгыбыз да ишле гаиләдә сөекле балаларыбыз янәшәсендә уза", - дип сөенәләр Җәүһәрия апа белән Җәүдәт абый да. Әйе, нәкъ җырдагыча, тырыш хезмәт белән матур тормыш юлы узган бу парны "урап узмый бәхетле картлык".
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев