Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үзебездә яхшырак

    Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал, ди халык мәкале. Мин дә Ырынбур якларында йөреп кайттым әле. Гыйбрәт алыр өчен дип түгел, авыруыма дәва табар өчен дип барган идем Тозлы күлләр шәһәрчегенә. Күз күрә, акыл чагыштыра, анализлый. Юк, күлләр, аның дәвалау үзенчәлекләре турында язарга җыенмыйм, бик күпләрегезнең анда булганы бардыр һәм файдасы...

    Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал, ди халык мәкале. Мин дә Ырынбур якларында йөреп кайттым әле.
    Гыйбрәт алыр өчен дип түгел, авыруыма дәва табар өчен дип барган идем Тозлы күлләр шәһәрчегенә. Күз күрә, акыл чагыштыра, анализлый. Юк, күлләр, аның дәвалау үзенчәлекләре турында язарга җыенмыйм, бик күпләрегезнең анда булганы бардыр һәм файдасы турында миннән күбрәк беләдер. Мине андагы халыкның тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше гаҗәпләндерде. Кая гына барсам да, чагыштырырга яратам һәм Аллага шөкер туган җиремдә халкым хезмәт сөючән, чиста-пакь яши дип сөенеп кайтам.
    Күпчелеген төрки туганнарыбыз - казахлар тәшкил иткән бу шәһәрчек халкы тозлы күлгә килгәннәрне фатирга урнаштыру, аларга хезмәт күрсәтү максаты белән генә яши кебек тоелды миңа. Моның сәбәбен соңрак хуҗалар белән сөйләшкәч аңладым. Кеше хезмәте бик түбән бәяләнә икән биредә. Утыз сигез ел хезмәт стажы булган хуҗабикә апабыз дүрт мең пенсия ала, бераз күбрәк булган, әмма эшләгәч кискәннәр Хәзер ул бакчада дүрт меңгә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп йөри. Улы белән килененең хезмәт хакы бергә ун мең чамасы. Болар әле үзләрен бәхетле дип саный: эшләре бар. Эшсезләр дә җитәрлек.
    Тормыш-көнкүрешләре турында сөйләмәкче идем бит әле. Халыкның төп яшәү чыганагы - сәүдә. Капка төбендә дә, урам чатында да, күлләр буенда да сату-алу кайный. Кавын-карбыз, сумса, куас, коену-кызыну әйберләре - җаның ни тели шул бар, әмма бәяләре бик кыйммәт. Шулай булса да, алалар. Тормыш-көнкүрешләре, яшәү рәвешләренә читтән генә күз салдым. Үзебез фатирда урысларда тордык, өй каршында да, ишек алдында да бик матур чәчәкләр үсә. Күршеләребез казахлар иде. Өй ышыгындагы эскәмиядә кайчан карама казах ир-аты (карты түгел!) үткән-сүткәнне карап тик утыра. Өй тирәсендә - билдән алабута-әрем. Гомумән, биредә өй алларында бакча юк, урам буйлап чүп үләне үсә. Ник берсенең исе китсен чүп үләне баскан урамга. Барганда-кайтканда да автобус тәрәзәсеннән күп җирләрнең ташландыкка әйләнүен күреп йөрәк әрнеде. Алар сукаланмаган, ашлык та чәчелмәгән. Кайчандыр бөтен ил эшкәрткән чирәм җирләрдер бит болар да дип уйлап куйдым. Зур өметләр баглап килеп утыргандыр монда халык. Ә бүген ярык тагарак янында калган кебек тоелды алар миңа. Тагын татарны мактап аласы килеп китте. Күз бәйләнгәндә Каргалы елгасы буенда урнашкан бер татар авылы яныннан уздык. Төзек, матур авыл, басу-кырлары да эшкәртелгән, күренеп тора: уңган, хезмәт сөючән татарлар яши биредә.
    ...Автобусыбыз туган Татарстаныбыз юллары буйлап алга җилдерә. Офыктан күтәрелеп килгән кояш нурлары тук башакларын җиргә иеп тын калган иген кырларын, сап-сары йөзләрен кояшка борып елмайган көнбагыш басуларын, хезмәт сөючән халкым яшәгән төзек, матур татар авылларын, иртүк торып эшкә ашыккан милләттәшләремне сәламли. Ходайга шөкер, исән-сау үзебезнең туган туфракка аяк бастык...
    Розалия КӘРИМОВА.
    Яңавыл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: