Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Үзебезнең Әлмәндәр

Красный борда гомер кичерүче 95 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйният ага Москов бик күп сыйфатлары белән Туфан ага Миңнуллин әсәрендәге Әлмәндәр картка охшаган: тормышта күп авырлыклар күргән, сугыш михнәтләрен кичергән аксакал әле хәзер дә кышын кар көри, язын-җәен бакчада эшләргә ярата, көн саен зарядка ясый... Төшләргә кереп йөдәтә Югыйсә,...

Красный борда гомер кичерүче 95 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйният ага Москов бик күп сыйфатлары белән Туфан ага Миңнуллин әсәрендәге Әлмәндәр картка охшаган: тормышта күп авырлыклар күргән, сугыш михнәтләрен кичергән аксакал әле хәзер дә кышын кар көри, язын-җәен бакчада эшләргә ярата, көн саен зарядка ясый...
Төшләргә кереп йөдәтә

Югыйсә, ул күргәннәр китап язарлык: 1918 елда Хор.Ключ авылында дөньяга килгән, Тирсәдә җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң бухгалтерлык курсларында укыган, хезмәт юлын район җир бүлегендә бухгалтер булып башлаган егетне 1939 елда армия сафларына алалар. Ә бер елдан Фин сугышына китә. "1941 елның июнендә мине туган авылыма ялга җибәрделәр. Тик ял итү генә насыйп булмады: авылга кайтып төшкән көнне үк, 22 июньдә, сугыш башланды. Кабат солдат шинеле кияргә туры килде", - дип искә ала ветеран. Фронтка әти-әнисе елый-елый озата аны. Күрәсең, аларның йөрәге шушы китүдән улларының хәбәрсез югалачагын, суга төшкәндәй юкка чыгачагын тоеп сыкрый...
Гыйният үзе хезмәт иткән полкка эләгү турында хыялланса да, солдат язмышы башкачарак хәл ителә: аны запас полк составында Смоленскига озаталар. Биредә каты бәрелешләрдә катнашып бераз сугышчан чыныгу алырга өлгергән солдат көз көне Вязьма астында чолганышка эләгә. "Ут яңгыры, шартлау аркасында тәүлекләр буе салкын сазлыклардан чыкмый ятарга туры килде. Шул газапларның йогынтысыдыр инде, хәзер сул аягым күп чакта берни дә сизми, авырдан хәрәкәтләнә", - ди ул күз яшьләре аша. Чолганыштан чыгарга тырышулары бушка була: дошман, меңләгән солдатны әсирлеккә алып, Көнбатыш Белоруссиягә озата. Менә шуннан әле хәзер дә төшләренә кереп йөдәтә торган куркыныч әсирлек тормышы, бер лагерьдан икенче лагерьга күченүләр башлана. Көнбатыш Белоруссия, Украина, Германия, Австрия унга якын лагерьда җан асрарга туры килә аңа. "Белоруссиядә лагерьда булган чакта без, дүрт татар, качу бәхетенә ирештек. Шул чакта белорусларның безгә ярдәм итәргә тырышулары, кешелекле, мәрхәмәтле булулары күңелемә тирән уелган. Тик иректәге сәгатьләр озакка сузылмады: Украинада полицайлар тотып алып, төрмәгә озаттылар. Аннан ике елга якын Германия лагерьларында булырга туры килде. Анда ачлыктан бик күп солдатлар кырылды. Шулай бервакыт шикәр заводына эшкә баргач, мин кесәмә бер кисәк шикәр чөгендере салдым. Моны безне карап эшләтүче немец күреп алган. Шул бер кисәк чөгендер өчен башкалар алдында бик каты кыйнап карцерга озатты", - дип сөйләгәндә дә күз яшьләрен тыя алмый ветеран.
1945 елның 2 маенда аны америкалылар әсирлектән азат итә. Барлык тикшерүләрне узганнан соң да туган якка кайту бәхете елмаймый: Австрия, Венгрия, Румыния, Бессарабия, Украина аша Суворов маршы белән атлап, өч айдан соң гына җәяүләп Николаевка кайтып җитәләр солдатлар. Ә туган йортка 1946 елның июнендә генә кайта ул. Биш ел (!) бер хәбәре дә булмаган улларының исән-имин кайтуын әти-әнисе Аллаһы Тәгалә бүләге дип кабул итә.
Сөенечтән елый ветеран
Сугыштан соң хезмәт юлын яшьлегендә сайлаган һөнәре буенча дәвам итә ул: Шаршады, Лаеш, Мансур, Красный бор урман хуҗалыкларында, Куйбышев сусаклагычын төзегән вакытта оештырылган махсус урман хуҗалыгында, Красный бордагы ПМКда өлкән һәм баш бухгалтер булып эшләп, 50 еллык хезмәт стажы туплаган һәм 70 яшендә генә лаеклы ялган киткән хезмәт ветеранының эш урыннарыннан бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап....
Күпләргә үрнәк булырлык гыйбрәтле тормыш юлы үткән Гыйният агага шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Владимир Путинның, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның котлау открыткалары һәм бүләкләрен, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев күчтәнәч тапшыргач, "Наз" приютында тәрбияләнүче нәни Таня һәм Маркел шигъри тәбрикләүләр җиткергәч янә күңеле тулды ветеранның. Тик болары - сөенеч яшьләре. Бүгенге тормышыннан бик канәгать Гыйният ага. "Хөкүмәтебез онытмый: Әгерҗедән фатир бирделәр, пенсиям зур. Балаларым янәшәмдә", - ди ул шөкер кылып. 58 ел гомер кичергән сөекле хатыны Мәхмүдә апаны юксынудан йөрәге еш сыкраса да, янәшәсендәге улы Роберт, кызы Рафия күңелсез уйларга бирелергә ирек куймыйлар. Уфадагы кызы Әлфия, оныклары, оныкчыклары да - төп йортта еш кунак. Хәер, бер генә минут та тик торырга күнекмәгән Гыйният ага үзе дә моңаеп утыра торганнардан түгел: телевизор йә газеталар аша ил яңалыклары белән таныша, әле кулына көрәк алып кар көрәргә чыга. "Җәй көне баскычны яшереп куймасаң, агачка менеп алмалар җыярга да күп сорап тормый ул", - ди кызы. Йә, шуннан соң Красный бордагы бердәнбер сугыш ветеранының яшәү дәртенә ничек сокланмыйсың да, ничек Әлмәндәр картка тиңләмисең аны?!
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев