Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Варкләд-Бодьяда якташыбызның җәсәден җирләделәр

Варкләд-Бодьяда тантаналы митинг узды. Ул якташыбыз Василий Петровның җәсәден әлеге авылга алып кайтып җирләүгә багышланды. Исегезгә төшерәбез: 1941 елның августында Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре астында барган сугышларда һәлак булган солдат калдыклары эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче экспедиция тарафыннан табылган иде. Василий Петровның туганнары аларны алып кайтуны намус эше дип исәпләгәннәр. Митингка...

Варкләд-Бодьяда тантаналы митинг узды. Ул якташыбыз Василий Петровның җәсәден әлеге авылга алып кайтып җирләүгә багышланды.
Исегезгә төшерәбез: 1941 елның августында Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре астында барган сугышларда һәлак булган солдат калдыклары эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче экспедиция тарафыннан табылган иде. Василий Петровның туганнары аларны алып кайтуны намус эше дип исәпләгәннәр.
Митингка бөтен Варкләд-Бодья авылы халкы җыелган иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев та катнашты.
- Безгә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт, - диде сәламләү чыгышында геройның туганы Евдокия Ильинична. - Мин бу митингны "Исәнме, әни, мин кайттым" дип атар идем. Туганымның рухы хәзер безне күрәдер һәм ниһаять туган якка кайтуына чиксез сөенәдер дип уйлыйм. Аның кабере өстендә туган як сандугачлары сайрау белән бергә, авыл халкы да хөрмәтләп килер, яхшы сүз белән искә алыр дип уйлыйм, - диде ул.
Митингтан соң солдатның җәсәден зиратка алып киттеләр. Биредә аны мылтык тавшлары астында гүргә иңдерделәр. Шунда ук Смоленскидан алып кайткан туфракны да салдылар. Шулай итеп, 74 ел чит җирдә яткан солдат кабат туган ягына кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев