Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ветеран педагогка – туксан яшь

    Гомер буе Салагыш авылы балаларына башлангыч белем биргән, гомер көзен Тирсәдә уздыручы мәгариф ветераны Сәйдә апа НӘФЫЙКОВАга 90 яшь тулды. Аны район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, коллегалары, якыннары олуг юбилее белән тәбрикләделәр. Ветеранны котларга туган авылыннан якыннары, хезмәттәшләре дә килгән иде. Түбән Камада, Менделеев каласында яшәүче...

    Гомер буе Салагыш авылы балаларына башлангыч белем биргән, гомер көзен Тирсәдә уздыручы мәгариф ветераны Сәйдә апа НӘФЫЙКОВАга 90 яшь тулды.

    Аны район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, коллегалары, якыннары олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

    Ветеранны котларга туган авылыннан якыннары, хезмәттәшләре дә килгән иде. Түбән Камада, Менделеев каласында яшәүче оныклары Айрат, Илдар, Азалия дәү әниләренә багышлап стена газеталары эшләгәннәр. Биш оныкчыгы да бүләкләр ясап, җырлап сөендерделәр әбиләрен. Сәйдә әби бүген дә онык-оныкчыклары өчен чын укытучы әле.

    - Аның төпле киңәшләре тормышыбызда гел ярдәм итеп тора, - ди оныгы Айрат.

    Юбиляр исә үзен иң бәхетле әби дип сөенә.

    - Бик яшьли арабыздан киткән бердәнбер балам Азаттан соң киленем Ләйсирә, оныкларым булмаса, бу яшькә җитә дә алмаган булыр идем. Кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Күршеләрем Нурулла белән Рәсилә дә мине үз әниләре кебек күрәләр. Салагыштагы туганнарымның да хәл белми калган көннәре юк. Туксан яшемә җиткәндә дә үз аякларым белән йөреп, үз акылымда булуыма сөенеп туялмыйм. Әле ярый, сер бар янәшәмдә, - диде Сәйдә апа.

    Совет чорының чын мөгаллиме булган юбилярның гомер дәфтәрендәге язулар әле озак дәвам итсен иде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: