Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ямурзадан Сабирҗановлар агачтан әкияти матурлык тудырырга сәләтле

Ат тәгәрмәченнән люстра, кошларга бизәкләп эшләнгән җимлек, каен тузыннан сыерчык, бурадан эт оялары... Әле болар калдык әйберләрдән генә тудырылган матурлык. Ямурзада яшәүче әтиле-уллы САБИРҖАНОВлар хуҗалыгына - Рафаэль абыйныкынамы, Марсельнекенәме - ишегалларына аяк бассаң, әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең үзеңне. РАФАЭЛЬ Узган ел бер танышым Рафаэль абыйга тәрәзә йөзлекләренә заказ бирергә...

Ат тәгәрмәченнән люстра, кошларга бизәкләп эшләнгән җимлек, каен тузыннан сыерчык, бурадан эт оялары... Әле болар калдык әйберләрдән генә тудырылган матурлык. Ямурзада яшәүче әтиле-уллы САБИРҖАНОВлар хуҗалыгына - Рафаэль абыйныкынамы, Марсельнекенәме - ишегалларына аяк бассаң, әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең үзеңне.

РАФАЭЛЬ

Узган ел бер танышым Рафаэль абыйга тәрәзә йөзлекләренә заказ бирергә барганда мин дә ияреп, бу алтын куллы останың берничә минут эчендә тактадан искиткеч матур бизәкләр ясавын күреп сокланган идем. Күптән түгел Ямурзага юлым төшкәч бу йорт яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым. Рафаэль абыйларның йорты каршындагы бик уңайлы матур эскәмиягә утырып ял иттек, тәрәзә йөзлекләренә сокланып карап тордык. Ишегалдына үткәч тә, гараж, веранда тәрәзәләренә "менеп кунаклаган", аларга үзгә матурлык өстәп торучы йөзлекләрне карап сокландык.

Рафаэль абыйның остаханәсендә кышын да эш тукталып тормый. Әнә, юкә агачыннан эшләнгән такталар тимер мич өстендә киптерелә. Аннан аларга трафарет ярдәмендә матур бизәкләр төшерелә. Соңыннан үзе ясаган махсус җайланма белән аларны бик төгәл итеп кисеп бара Рафаэль абый. 20 минут эчендә йөзлекнең бер ягы әзер дә була.

- Бер тәрәзә йөзлеген ясау өчен ике көн вакыт кирәк. Димәк, заказ ун көн эчендә хуҗасына барып ирешә. Буяп бирергә сорасалар да каршы килмибез, - ди Рафаэль абый.

Ә нигә нәкъ менә юкә агачын сайлый оста?

- Юкә - чыдам агач, ә нарат ярылырга мөмкин, - ди ул.

Моннан ун ел чамасы элек Чекалдада подстанциядә эшләгәндә буш вакыты булган саен бизәкләр ясый башлаган Рафаэ

ль абый агач эшенә кереп китәрмен дип уйламый да. Күз явын алырдай бизәкләр тугач, аларны тактага төшерә һәм, нәтиҗәдә, берсеннән-берсе матур, кабатланмас йөзлекләр барлыкка килә. Хәзер Сабирҗановларның эшләнмәләрен Татарстан, Удмуртия районнарыннан да килеп алалар.

- Яз көне заказлар аеруча күп була. Табигать тә яшәрә, кешеләр дә матурлыкка омтылалар. Төзелеш эшләре дә кайный башлаган чак ул. Шуңа бизәкләрне кышын эшләп калырга тырышам. Ә заказ булуга аларны йөзлек итәм, - ди оста.

Калдыкларны да әрәм итмиләр. Алар белән өй кыекларын, ишекләрнең ян-якларын бизәгәннәр. Кием элгечләр дә бик матур килеп чыккан.

- Башның уйсыз торганы юк. Тагын нинди бизәк уйлап табыйм икән дип журналлар актарам, Интернеттан да карыйм, - ди алтын куллы йорт хуҗасы.

МАРСЕЛЬ

Кечкенәдән әтисе янында кайнашып үскән Марсель дә бу шөгыльнең нечкәлекләренә күптән өйрәнгән инде. Мәктәптә укыганда ук агач эшенә хирыс булган малай ясаган әйберләрен ул чакта сату белән дә шөгыльләнгән.

- Үзем ясаган гөл савытлары, кием, сөлге элгечләре сата идем, - дип искә ала Марсель.

Аннан әтисе белән бергә бизәкләр төшерә башлаган. Әнә, ишегалдында ерактан ук балкып утыручы йорты, каралты-курасы шулкадәр заманча, матур итеп эшләнгән. Кечкенә улына уйнар өчен атынгычны да үзе ясаган, комлык та бар. Ишегалды уртасында ял итәргә беседка да куелган. Әтиле-уллы осталар беседка ясау белә

н дә күптән тирә-якка танылганнар инде.

- Кулың эшкә ятып торса, могҗиза тудыру авыр түгел. Әнә, кайдадыр ат арбасы тәгәрмәченнән ясалган люстра күреп кайткан идем, минем гаражда да хәзер шундый ук яктырткыч, - ди Марсель.

Сабирҗановлар турында авылда "җитмеш төрле һөнәр ияләре", диюләре хак икән. Марсельнең оста аучы, балыкчы икәнен дә беләләр. Авыл уртасында "Чәчкә" кибете төзеп, хәзер авылдашларын кирәк-ярак белән тәэмин итәләр алар. Авылда Марсель сатарга дип төзегән йорт та хуҗасын көтә хәзер. Язын бакча сөрү, су скважинасы бораулау белән дә шөгыльләнә ул.

- Элек-электән һөнәрле кеше ач булмаган. Без дә, шөкер, үзебезнең тырышлыгыбыз белән көн күрәбез, - ди Марсель.

Әле аның хыяллары күп. Әнә, бакча артында торучы 1941 елгы 75 яшьлек "Волга" машинасы хуҗасының "җан өрүен" көтә. Анысын да булдырыр Марсель.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев