Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яз язга охшамый

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, белгечлеге буенча агроном булган, озак еллар колхоз белән җитәкчелек иткән авыл хуҗалыгы ветераны Ромель МӘННАПОВ әле бүген дә авыл хуҗалыгы, авыл һәм аның проблемалары белән янып яши. Ромель әфәнденең хәтер сандыгында хезмәт еллары һәм юллары белән бәйле бик күп хатирәләр саклана. Шуларның берсен ул бүген газета...

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, белгечлеге буенча агроном булган, озак еллар колхоз белән җитәкчелек иткән авыл хуҗалыгы ветераны Ромель МӘННАПОВ әле бүген дә авыл хуҗалыгы, авыл һәм аның проблемалары белән янып яши. Ромель әфәнденең хәтер сандыгында хезмәт еллары һәм юллары белән бәйле бик күп хатирәләр саклана. Шуларның берсен ул бүген газета укучыларыбызга дә тәкъдим итә.

Яз җитүгә, минем күңелемдә бер-бер артлы хатирәләр яңара башлый.

...1979 елның язын мәңге онытасым юк. Шул елны 31 мартта Жданов исемендәге колхозда кыр эшләренә әзерлек буенча район семинары узды. Семинар тәмамланып, кунакларны озатып җибәргәннән соң сәгать дүртләрдә Кырынды белән Кичкетаң арасындагы күперне боз алып китүен хәбәр иттеләр. 4 апрель көнне күпьеллык үләннәрне тырмалый башладык. 11 апрельдә тау өстендәге җир кипкән иде инде һәм без чәчүгә төштек. Бу көнне авыл халкының маллары да көтүгә чыкты. Төштән соң яңгыр ява башлады һәм ул акрынлап карга әйләнде. Чәчкеч басуда батып калды. Аны бер айдан соң гына тартып чыгарып, чистартып, 12 май көнне кабат чәчүгә төшәргә туры килде.

Менә шулай чәчү дә соңарды, чәчәр өчен әзер җирләр дә аз булды ул елны. Чөнки 1978 ел бик яңгырлы килде һәм көзен мәйданнарны эшкәртеп калдыра алмаган идек. Ул елны яздан алып караңгы көзгә кадәр яңгыр койды. Язгы ташкын суы Кичкетаңның аскы урамнарына кадәр килеп терәлә торган посадкага кадәр җитте. Барҗы, Иж елгалары, Кама белән кушылып, диңгез хасил итте. Красный борга колхозның моторлы көймәсе белән барырга туры килде. Колхозның терлек лагерьлары су астында калды, шуңа 1979 елда малларны җәйге лагерьга чыгару бик соңарды. Җәй дә бик яңгырлы булды, көзен дә явым-төшем кимемәде. Көз көне басуда калган игеннәрне уру өчен комбайннарны ДТ тракторына тагып йөргәнне райондашларыбыз да хәтерлиләрдер әле. Икмәкнең тезем-тезем булып басуда ятуы - әле дә күз алдымда. Тик ничек кенә авыр булмасын, басуда икмәкне калдырмаска тырыштык. Тау өстендә 40 гектар мәйданда карабодай да калган иде. Роберт Ибраһимов шуны үз комбайны белән тиз арада суктырып бирде. Шуны киптереп, тарткыч аша чыгарып, ашарга яраклы карабодай ярмасы ясадык.

Шул елны "Балтач" бригадасының сугару җирләре, агрегатлар, торбалар - барысы да су астында калды. Урман эчендәге умарталыкларны су баса башлагач, аларны умартачы йорты түбәсенә һәм башка биек урыннарга урнаштырдык. Берсен хәтта каен башына күтәреп бау белән бәйләп куйдык. 100 умартаны су агызып алып китте, ә менә каен башындагысына зыян килмәде.

Менә шушы яңгырлы еллардан соң корылык килде. 1981-85 еллардагы корылык аркасында икмәк уңмады, саламны Казахстан, Свердлау, Пермь өлкәсеннән ташыдык. Ә бит ул елларда колхозда мең баш сыер бар иде.

Озак еллар колхозда эшләү дәверендә шундый ачыш ясадым: корылык һәм яңгырлы еллар биш ел саен алмашынып тора. 1975-79 елларда яз бик иртә килде, туфракта дым да җитәрлек булды, яңгырлар да мулдан яуды. Аннан әлеге елларга алмашка 1980-1984 елгы корылык килде. Минем фаразлар буенча, быелгы яз иртә килергә һәм игенчеләр өчен әйбәт булырга тиеш. Шулай булсын дип телик һәм шуңа өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев