Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Язгы чәчү эшләрен башкару өчен Татарстанга 20 миллиард сум акча кирәк

Республика аграрийларына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20,1 млрд сум акча кирәк. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ". "Язгы чәчү эшләренә 20,1 млрд сум капитал кирәк. Шуның 7,5 млрд. сумы минераль ашламаларга. Бу - бер гектар җиргә 65...

Республика аграрийларына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20,1 млрд сум акча кирәк. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Язгы чәчү эшләренә 20,1 млрд сум капитал кирәк. Шуның 7,5 млрд. сумы минераль ашламаларга. Бу - бер гектар җиргә 65 кило исәбеннән санаганда. Ягулык-майлау материалларына 3,6 млрд. сум, үсемлекләрне саклау өчен химик чараларга 2,3 млрд сум, техниканың өзлексез эшен тәэмин итү өчен запас частьларга 1,6 млрд сум кирәк", - диде Марат Әхмәтов. Шулай ук 1,3 млрд сумлык чәчү орлыгы кирәклеген дә искәртте.

Министр сүзләренчә, язгы-кыр эшләрендә катнашкан хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен 1,6 млрд сум акча кирәк. 2018 ел чәчүенә дип 367 мең тонна орлык чәчелгән. Бу барлык ихтыяҗның 105 процентын тәшкил итә.

("Ватаным Татарстан")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев