Язмыш бүләге: Петр Ионов истәлегенә
Хәтер-хатирә
Иде... Шушы кыска гына сүзне дә әйтергә тел әйләнмәгән чаклар була тормышта. Районыбыз халкына Ходайдан язмыш бүләге итеп бирелгән доктор Петр Васильевич ИОНОВ турында үткән заманда сөйләү бик тә авыр... Бакыйлыкка күчүенә әле кырык көн дә узмаганда аны мәңгелеккә югалтуга күңел һич тә ышанмый.
Исән булса, 3 сентябрьдә аны якыннары, хезмәттәшләре, гаилә дуслары, студент чактан бирле аралашып яшәүче төркемдәшләре, гомерләрен саклап калган дистәләгән пациентлары, 70 яшьлек юбилее белән котлап, ихлас рәхмәт сүзләренә, чәчәкләргә күмгән булырлар иде. Бу язма Петр Васильевич рухына бер дога булсын.
...Тумышы белән Тамбов якларыннан булса да, гомеренең 50 елга якыны Әгерҗе белән бәйле доктор бер әңгәмә вакытында:
– Әгерҗе районы минем өчен бик кадерле, якын. Гаилә бәхетен дә, эш бәхетен дә, җан дусларымны да Әгерҗедә таптым мин. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң хезмәт юлымны башлаган район үзәк хастаханәсендә, аннан озак еллар тимер юл узелы хастаханәсен җитәкләгәндә бергә эшләгән хезмәттәшләремә – табиблардан алып санитаркаларга кадәр хөрмәтем, рәхмәтем чиксез зур, – дигән иде.
...Аны соңгы юлга озатырга урам тутырып килгән халыкның иге-чиге булмау Петр Васильевичның нинди абруйлы, дәрәҗәле доктор, хөрмәтле, кешелекле җитәкче, ярдәмчел, ышанычлы дус, яхшы Кеше икәнлеген тагын бер кат күрсәтте. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул хезмәттә булды.
ДАМИРА ханым, җәмәгате:
– Пенсиягә чыккач мин аны мораль һәм физик яктан да ял итәргә көч-хәл белән күндердем. Анда да дуслар-танышлар, элекке пациентлары әле телефон аша, әле урамда очратып хирург буларак аннан киңәш сорыйлар иде. Ул һәркайсына ничек тә ярдәм итәргә тырышты, өй докторына әйләнде. Түземлеге озакка җитмәде, “мин авыруларга кирәк әле, өйдә утыра алмыйм”, дип эшкә чыкты. Сәламәтлеге шактый какшаганчы авыруларны кабул итте, үзе турында уйламады. Аның юклыгын акыл аңласа да, йөрәк һич кабул итми, күңел ышанмый... Ишектән “мое солнышко” дип кайтып керер кебек. Ул гомер буе миңа шулай дип дәште. Мин бик бәхетле хатын идем. Улыбыз Диманың аның яраткан һөнәрен сайлап хирург булып эшләвенә бик сөенеп яшәде.
Фәрит ГАББАСОВ, медицина ветераны:
– Петр Васильевич белән 30 ел кулга-кул тотынып эшләдек. Ул коллективыбызның чын капитаны иде. Аның тырышлыгы белән балалар консультациясе, балалар бүлекчәсе биналары төзелде. Бик күп яшь белгечләр, Ионов мәктәбен узып, хәзер төрле хастаханәләрдә баш табиб, бүлек мөдирләре булып эшлиләр. Ул таләпчән, алны-ялны белми эшләүче баш табиб, производство мәсьәләләрен оператив хәл итүче чын хуҗа гына түгел, хезмәткәрләрнең шәхси мөрәҗәгатьләрен дә беркайчан игьтибарсыз калдырмады. Олы йөрәкле, кешелекле хуҗабыз хезмәттәшләрнең генә түгел, авыруларның да олы мәхәббәтен, ышанычын яулады. Без тимерьюлчыларга гына хезмәт күрсәтергә тиеш булсак та, Петр Васильевичка авыллардан да мөрәҗәгать итүчеләр бик күп була иде. Аның намуслы хезмәтен җитәкчеләр дә югары бәяләделәр. “Сәламәтлек саклау отличнигы”, “ТАССРның атказанган табибы” мактаулы исемнәре, “Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре” билгесе, Мактау грамоталары... Ә Петр Васильевич үзе “табиб өчен иң зур бүләк – халык ихтирамы, авыруларыбызның сәламәтләнеп чыгуы һәм урамда очрашканда рәхмәт әйтүе”, ди иде. 50 елга якын эшләү дәверендә бик күпләрне үлемнән алып калса да, хөрмәтле ветераныбызның гомере кыска булуы бик аяныч. Ул безнең күңелләрдә якты истәлекләр калдырып китте.
Җәмилә САДЫЙКОВА, Дамира ханымның апасы:
– Петя урыс милләтеннән булса да, киявебезне беренче көннән үк яраттык, үз иттек. Өч кызларыннан соң әти-әниебез Петяны үз уллары кебек кабул иттеләр. Ул аларга зур хөрмәт белән “әткәй-әнкәй” дип дәште. Алар авырганда иң беренче ярдәмгә ул килеп җитә иде. Җитәкчелек эше ничек кенә тынгысыз булса да, Петя барыбызга да мораль һәм матди яктан да ярдәм итеп яшәде. Җәмәгатем Флүр, Нурия сеңлебезнең ире Фердинант белән алар баҗай гына түгел, бертуганнар кебек дус булдылар. Ә безнең балаларга булган аталарча мәхәббәте... Үзләре әти булган ике улыбыз, аны яратып, әле дә “папа Петя”, сеңлемне “мама Дамира” дип йөртәләр. Алар аны бәләкәй чакта ук үзләре уйлап тапкан иде. Петя нәселебез өчен табиб та, психолог та, педагог та булды. Аны яратмау мөмкин түгел иде. Үзе исән чакта әйткән “бакыйлыкта да сезнең белән бергә буласым килә. Мине татар зиратына җирләрсез” дигән амәнәтен үтәп, аны соңгы юлга мөселманча озаттык. Петябызны югалту барыбыз өчен дә бик авыр...
Лидия ТОКПАНОВА, табибә, Ижау:
– Узган гасырның 70нче елларында Петя белән бергә район үзәк хастаханәсендә хирург булып эшләгәндә дуслаштык. Аннан икебез дә, поездда Ижауга йөреп, ординатурада укыдык. Невропатолог ирем Эрик та аның белән бик тиз уртак тел тапты. Менә шулай башланган гаилә дуслыгыбыз без Ижауга киткәч тә югалмады һәм менә 50 елга якын дәвам итә. Бу – безнең сыналган чын дуслык! Кайбер туганнар арасында да юк хәзер мондый җылы мөнәсәбәтләр. Шатлыкта да, кайгыда да, бәйрәмнәрдә дә без – гел бергә. Петяның искиткеч гаилә җанлы, сабыр, тыныч холыклы, Дамираны олыгая барган көннәрендә дә чын мәхәббәт белән яратуына, бик кадерләп яшәвенә соклана идем. Беркайчан байлыкка, башкалардан аерылып торган купшылыкка кызыкмады, борын чөеп йөрмәде. Гади, кешелекле, зыялы доктор, намуслы җитәкче булды. Авырулары түрәме ул, гади колхозчымы, барысын да бертигез күрде. Шуңа ул халык яратуын хезмәте белән яулап алган чын табиб булды. Шундый дустыбызны гомер буе юксынып, сагынып яшәрбез инде...
Әйе, менә шундый шәхесне югалту белән беркайчан да тиз генә килешеп булмый. Тормышы, эш-гамәлләре белән үзе турында якты хатирәләр калдырып киткән Петр Васильевичның урыны оҗмахта булсын. Сагынуларга юк дәва дисәләр дә, нәсел дәвамчыларыгыз улыгыз, ике оныгыгыз, туганнарыгыз янәшәсендә сабыр итеп, ирегезнең якты рухын саклап яшәргә язсын Сезгә, Дамира ханым.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев