«Язмышлар күктә языла диләр, качып котыла алмыйсың..»
«Мине гафу ит!» – дип бакыйлыкка күчте
Унҗиде яшендә фермага бозаулар карарга төшеп, алтмыш өч яшенә хәтле бер ялсыз эшләгән, кырык алты ел авыр хезмәт стажы булган авыл кызы Галиева Раушания Хәйретдин кызы – әниемнең бертуган апасы. Аны җизни 11 сыйныфта укыганда, чәчләренә ак бантиклар таккан килеш урлап китә.
«Язмышлар күктә языла диләр, насыйбың булгач, качып котыла алмыйсың. Авыр, үтә дә авыр язмышлы апамны да җир кешесе димәсәм инде! Башы-аягы белән, яшим-яшим, дип тырышкан апабыз – легенда ул безнең! Апа турында язмаган кайсы гәҗит калды икән? Бер дә онытмыйм, мин гел апаларга булышырга бара идем. Өйләренең эчке ягын атна саен известь белән агарта иде ул. Идәнне күпме юсаң да, известь бетми, төне буе күршеләр коесыннан көянтәләп су ташыйбыз. Егермешәр тапкыр бара идек дисәм, аз булыр. Идәннең акшары беткәнче чистартып юабыз, апа кайчакларда йокламыйча фермага эшкә китә иде», – дип сөйли әниебез. Раушания апа гомер буена бер ялсыз, бөтен күңелен эшкә биреп, авыл хуҗалыгында оператор (1975 елда безнең авылда 24 мең башка исәпләнгән комплекс ачылды, апа дуңгыз карады) булып эшләде. Каенана-каената белән матур яшәп, аларны кадерләп соңгы юлга озатты.
…Аларның бәрәңге бакчалары да бик зур иде. Моннан тыш өйдәге эше күпме: дүрт бала, өлкәннәрне карыйсы, ашарга пешерәсе, ирен дә көйлисе бар. Әле без белмәгәне, безгә сөйләмәгәннәре күпме булгандыр… үзе генә белгәндер дә, Алла ярдәмен биргәндер. Бар кайгы-хәсрәттән эш белән юаныч тапкандыр апабыз. Сабырлыгына әле дә тора-тора хәйраннар калам. 65 яшенә хәтле эшләп, күз яшьләре белән елап аерылды ул эшеннән. Фермадан кайткан-киткән апалардан: «Минем группам ничек анда?» – дип, елап-елап соравы белән үзәкне өзә иде. Кайчандыр Җир йөзендәге бөтен матур кызларны бер түбәтәй сүз белән алдый алган, гомере буе шофер булып эшләгән җизни, озак урын өстендә ятып, каты авырудан гүр иясе булды. Урыны җәннәттә булсын, апабызга бәхиллеген биреп: «Мине гафу ит!» – дип бакыйлыкка күчте. Аларның дүрт балалары туа. 9 онык, 2 оныкчыгы бар.
Мәктәп формасы, ак бантиктан гомерен авыл хуҗалыгына, гаиләсенә, каенана-каенатага багышлап яшәгән авыл хатыны: «Миңа дигән рәхәтне Аллаһым үзе әнә шулай насыйп итте! И сеңлем, без күрмәгән җирнең генә күле – сөт, күмәче – бал аның», – дип тә шаккатыра ул. Гомере буе үзе эшләгән тармакта хезмәт алдынгысы булды. Татарстанның атказанган терлекчесе, хезмәт ветераны апам. Баласы тууга фермага төшкән әниләр барыбер сирәк. Йә бөтенләй юктыр да. Юклыкны тутырыйм дип, икешәр группа алып, төшке ашка кайтмаган чаклары да бихисап иде аның. Дүрт ел рәттән район Советы депутаты булып торды.
Алтыдагы – алтмышта дисәләр дә, очрашу-күрешүләр саен яңа яктан ача барабыз без апабызны. Авылда нинди чара булмасын, хөрмәтле кунак ул. Коръән укый, ясин чыга. Бакча тутырып гөлләр үстерә. Иртә яздан теплицага чыгарып утыртырга помидоры, кыяры, баклажаны… хәер, санап кына бетерерлекме? Физалис, борыч… ә өендә гөлләрнең ниндие генә юк. Авылда җәй көне эш бетми инде, әмма апамның чәчәкләре узган ел Чаллы шәһәрендә чәчәкләр бәйрәмендә дә катнашты.
Язуымның бөтен мәгънәсе нәселебезнең аклыгы – апабызның бүген дә матур тормышта һәр көненә шөкер кылып, кешеләргә изгелек кылып яшәве. Сабыр төбе – сары алтын, диләр бит. Апамның язмышы (роман язарлык ачы язмышы) әнә шул гыйбарәгә мең тапкыр туры килә ләбаса. Без – туганнарына, авылдашларына, ярдәм сорап килгән һәркемгә кушучлап булыша ул. Мөгаен, Раббыбыз аңа шушы сабырлыклары бәрабәренә бер көч иңдергәндер. Догалар укып өшкерә, төш куя.
Гаҗәп түгел, туасы сабыйлар, узасы сикәлтәле тормыш юлы күкләрдә языла, диләр бит. Дүрт баласы тормышта үз юлларын табып, һәрберсенең үз оясы, гаиләсе бар. Төзек, матур гаиләләрдә үскән тугыз онык, инде дүрт оныкчык та – аның олыгайган көннәренә шатлык-куаныч.
Әниемнәр – алты бертуган. Икенче апабыз Хәмдия күрше Каргалы авылыннан Рөстәм исемле егеткә кияүгә чыкты, бик матур яшәделәр. Бер малай, бер кыз алып кайттылар. Хәзер дүрт оныклары, бер оныкчыклары бар. Нинди авыр, зур эшкә тотынсак та, иң беренче Рөстәм җизнине чакыра, аның белән киңәшә идек. Ул вафат инде.
Тагын бер апабыз Сания әби-бабай гаиләсендә дүртенче булып дөньяга килгән.
«Бишенче сыйныфка Иске Роман сигезьеллык мәктәбенә йөреп укыдык. И ул Роман юллары… Кышын такта вагон тагылган трактор, яз-көз өсте ябулы кузовлы машина, трактор йөртә иде. Шулай да күбрәк җәяү йөргәнебез истә калган. Усалрак малайларның: «И, без барган җиргә мәктәп янып беткән булса, укытучы апа авырган булса ярар иде», – дип теләүләре. Йөреп уку үзәккә үткәндер. Тик сигезьеллык мәктәпне бик яратып тәмамладык. Чөнки ул – безнең тәүге тапкыр «кеше арасына» керүебез. Ул – беренче мәхәббәтне табып, тәүге тапкыр күзләр очрашкан мәктәп коридорлары! Катып беткән «Кис-кис» ирисе, кәнфит-прәннекле, кильки балыклы буфеты. Ул Мөстәкыйм бабайның кәтлитләре тәме бүген дә авыз суларын китерә әле. Какаоны да шундый тәмле итеп ничек пешерә иде икән ул? Барысы да якын. Гомерләр үткәч, шул авылның килене булдым да куйдым. Шул авылда 45 ел яшәвем дә, бүген биш бала анасы булып «Ана медале» алуым да, унтугыз оныкның әби-бабасы да без. Төзек, матур гаиләдә әби-бабай булып, тигез гомер кичерүдән дә олы бәхет бармы соң ул?» – дип искә ала Сания апа.
Бүген әбием догалары – тормышыбызда зур терәк. Очрашу-күрешүләр саен туганнарыбызны яңа яктан ача барам. Үлем-китем булса, бәетен чыгарып куя, ак яулыгын бәйләп мөнәҗәтен укый. Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңеп алган бик күп кенә Мактау кәгазьләре, бүләкләре, ике китабы да бар Сания апабызның. Авылда нинди чара булмасын, хөрмәтле кунак итеп табын түренә дәшәләр аны. Җизнәбез Миннулла кулына гармунын алып уйный башлауга, җырлап та җибәрә.
Биш бала, кияү-киленнәр, тагын өй кырына таралышкан оныклар. Алар янына күп вакыт без дә кайтып төшәбез. Сыябыз. Болай очрашып торуларыбыз әби-бабай рухына дога булып ирешсен, бик дус, бик тату яшибез. «Кайтыгыз, сез – һәрвакыт безнең кадерле кунакларыбыз!» – ди җизни.
Инде сүзем – әби белән бабамның өченчесе, әнием Минзифа турында. Кечкенәдән артист булырга хыяллана, мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза ул. 20 ел авыл хуҗалыгында эшләгән әнием Татарстан АССР Югары Советының 11 чакырылыш депутаты итеп сайланды. ВДНХның мактау грамоталары белән бүләкләнгән, коммунистик хезмәт алдынгысы… Үзенең бай һәм фантазияле омтылышы белән ул мәдәният өлкәсендә унбиш елга якын эшләп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, сигез китап авторы. Рафаил Төхвәтуллин, Саҗидә Сөләйманова һәм Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Абыебыз Фәрит Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. «Әни пешереп җибәргән җәймәләр, бер банка каймак белән институт тәмамладым. И, әни! Биреп җибәрергә акчасы да булмагандыр, ул чакта хезмәт хакы 50–60 сум инде. Ишле гаилә, күп бала!» – дип искә ала ул. Авылга кайтып, 15 ел авыл хуҗалыгында инженер булып эшләде. Гаилә корып, ике малай үстерделәр. Хәзер шәһәр газ берләшмәсендә әйдәүче инженер.
Төпчек абыебыз Минхат, киленебез Гөлия апа белән төп йортны таркатмыйча, авылда яшиләр. Йорт тутырып мал-туар асрыйлар. Тормышлары бик матур. Бабай белән әбине карап, тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Ике балалары, өч оныкларына дәү әни, әби-бабай алар.
Бу язмамны укыган бик күпләр гыйбрәт алсыннар дип тә язасым килде абый-апаларым турында. Бу хезмәт династиясенең авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы – 490 ел. Аз түгел! Әле әби-бабайларның хезмәт елларын санамаганда! Әмма еллар исәбе әле ул син җиргә береккәнсең дигән сүз түгел, минемчә. Бөтен күңелең белән җирне, авылыңны, нәселеңне яратып яшәүдә! Ишле бала, бабай авырый, ничек әби берүзе укытсын аларны? Әби-бабайның бер баласын да укырга җибәрмичә, авылда, үз яннарында яшәтүе аларны укытмаска теләү түгел, ә җир хезмәте белән күңел халәтен бергә тәңгәлләштереп яшәргә өйрәтү ул. Бүген бер нәселнең кырыкка якын кешесе сәхнә тутырып җырлый-бии, таңнан торып авылда хезмәт куя да кичен тагын клубка репетициягә җыела икән, афәрин! Клуб эче тулы бала-чага бии-җырлый, олылары мөнәҗәт әйтә…
Җир кешесе менә шундый буладыр ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев