Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Йөрәге тулы игелек

    Бакчада балаларыбыз чыгыш ясый башласа, аларның күз явын алырдай матур костюмнарына карыйм да, күңелемнән Наилә Фатыйховнага рәхмәт укыйм. Бүлмәләр буйлап йөргәндә дә: "Бу җиһазны алуда да аның ярдәме зур булды", - дип уйлап куям. Бәлки, кемдер аңлап та бетермәгәндер, сүзем - озак еллар безнең 471нче участоктан шәһәр Советы депутаты булып...

    Бакчада балаларыбыз чыгыш ясый башласа, аларның күз явын алырдай матур костюмнарына карыйм да, күңелемнән Наилә Фатыйховнага рәхмәт укыйм. Бүлмәләр буйлап йөргәндә дә: "Бу җиһазны алуда да аның ярдәме зур булды", - дип уйлап куям.
    Бәлки, кемдер аңлап та бетермәгәндер, сүзем - озак еллар безнең 471нче участоктан шәһәр Советы депутаты булып сайланган якташыбыз, хәзер Казанда яшәүче Наилә ханым НУРМИЕВА турында. Әйе, чын мәгънәсендә, халык илчесе ул, үз участогындагы проблемаларны чишүдә кулыннан килгәнчә ярдәм итә, безнең бакчага да һәрчак булышып тора. Шуңадыр, аның шәһәребездән китүенә ничә еллар узса да, матур гамәлләре һаман күңелне җылытып тора.
    Казанга китсә дә бик еш аралашабыз Наилә Фатыйховна белән. Гадәттә, ул сүзне гаилә хәлләрен сораштырудан башлый. Аннан бик "тәмләп" үз гаиләсе турында сөйли. Болай дип әйтүем дә юкка гына түгел. Җәмәгате Рәсил, кызлары Римма, уллары Самат өчен җәмәгать, әни генә түгел, киңәшче, сердәш тә ул. Римма әти-әнисен оныклар белән дә сөендерде. Зур матур гаилә булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр алар.
    Телефоннан аралашканда ник бер тапкыр үзенең игелекле гамәлләре турында сөйләсен Наилә ханым?! Югыйсә, аның хәзер дә туган авылы Уразайга, авылдашларына һәрчак ярдәм итеп торуын "Әгерҗе хәбәрләре"ннән укып, ишетеп торам. Әнә, 9 Майда туган авылында Бөек Ватан сугышы батырларына бик күркәм обелиск ачылуда да аның өлеше бик зур. Моңа кадәр авылда мәчет, күпфунцияле үзәк төзү өчен янып-көеп йөргән иде. Шул турыда әйтә башлау белән, "анда минем туганнарым кебек кадерле авылдашларым, якыннарым яши бит, ничек булышмыйсың инде аларга?!" дип авызымны "яба да куя".
    Наилә ханымның туганнарына жылы мөнәсәбәте дә һәрчак сокландыра. Дүрт бертуганы өчен, кем әйтмешли, җанын да бирергә әзер ул. Бервакыт аларда Коръән мәҗлесендә булырга туры килгән иде. Шул чагында туганнар арасындагы үтә дә кешелекле мөгамәләгә ак көнләшү белән карадым.
    Менә шулай башкаларга йөрәк җылысын мулдан өләшүче Наилә ханым да күркәм юбилеена килеп җитте. Күңеле кушуы буенча һәркемгә игелек кылырга әзер торучы Наилә Фатыйховнаның үзенә дә һәрвакыт якыннары, дуслары, туганнарының җылылыгын тоеп яшәргә язсын. Ходай Тәгалә игелек тулы йөрәгенә көч-куәт, сәламәтлек бирсен иде. Юбилеегыз белән Сезне, хөрмәтле якташыбыз!
    Сания КАҺАРМАНОВА,
    3нче балалар бакчасы мөдире.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: