Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Йөз яшеңә җитсәң иде

"Бер гасырлык юбилееңны да күрергә язсын!" Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Ольга БАБКИНАны 95 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләр әнә шулай дип теләделәр. 23 яшендә үзе теләп сугышка киткән, тимер юл гаскәрләрендә фашистларга каршы көрәшкән, җиңүне Прагада каршы алган ветеран әле дә тормышны яратуы, шаян сүзле булуы белән сокландыра....

"Бер гасырлык юбилееңны да күрергә язсын!" Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Ольга БАБКИНАны 95 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләр әнә шулай дип теләделәр.
23 яшендә үзе теләп сугышка киткән, тимер юл гаскәрләрендә фашистларга каршы көрәшкән, җиңүне Прагада каршы алган ветеран әле дә тормышны яратуы, шаян сүзле булуы белән сокландыра. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлавын, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшыргач та сөенеченнән нишләргә белмәде. Тимер юл узелы предприятиеләренең ветераннар советы рәисе Любовь Максимова һәм локомотив депосы ветераннар советы җитәкчесе Асаф Әбсәләмов та ветеран хезмәттәшләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр.
- Локомотив депосында бухгалтер булып эшләгән Ольга Александровна үз эшен шулкадәр җиренә җиткереп башкарды. Әле пенсиягә чыккач та яраткан коллективыннан аерылмады, идән юучы булып эшләде, - ди Любовь Васильевна.
Хәзер инде Ольга Александровна кызлары, кияүләре, оныклары ярдәмен тоеп яши. Кызы Надежда аны яшь бала карагандай тәрбияли. Өч кызы гаиләләре белән юбилеена кайтканнар, әнә. Бу көнне яшьлегендәге авырлыкларны да, сугыш михнәтләрен дә, ире белән бергә балалар үстергән бәхетле чакларын да искә алып сөйләде юбиляр. Кунаклар исә Ольга Александровнаның 95 яшьтә дә хәтере яхшылыгына таң калып утырдылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев