Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үз гомерендә докторга бармаган

    "Әбинең 94 яшенә кадәр врачка күренгәне булмады. Әле узган ел бераз зиһене китә башлагач докторга алып барган идек, ул, исе китеп, "ә монысы картлык чире инде" диде", - ди Мәдинә әбекәйнең оныгы Раушан. Бу яшьтә зиһен китүгә аптырарлык түгел инде. Анысы да вакыты-вакыты белән генә буладыр. Карап торышка ук заманында...

    "Әбинең 94 яшенә кадәр врачка күренгәне булмады. Әле узган ел бераз зиһене китә башлагач докторга алып барган идек, ул, исе китеп, "ә монысы картлык чире инде" диде", - ди Мәдинә әбекәйнең оныгы Раушан.

    Бу яшьтә зиһен китүгә аптырарлык түгел инде. Анысы да вакыты-вакыты белән генә буладыр. Карап торышка ук заманында тәвәккәл, кыю, үткен хатын булганлыгы әле дә сизелеп тора. Әнә, затлы күлмәкләрен киеп, безнең килгәнне көткән 95 яшьлек юбиляр әбекәй бераз шелтә белдергәндәй итеп:
    - Иртәдән бирле көтәм бит инде, арып беттем, кайда йөрисез? - дип каршы алды.
    - Сине котларга Әгерҗедән "баш" кешеләр килә дигәч, и-и, көтте инде. Кая соң алар дип аптыратып бетерде, - ди килене Роза апа да.
    - Әбекәй бик шәп иде әле безнең моңа кадәр. Узган ел хәтта Кичкетаңга "Авыл көне"нә очрашуга да барды. Барҗылылар белән очрашкач, бик сөенде инде. Бераз биреште быел, - ди Раушан.
    Мәдинә әби ГЫЙМАЕВА - тумышы белән Барҗы-Умгадан. Барҗыга килен булып төшкән. Тик гомер юлын Гарифы белән узу насыйп булмаган. Сугыштан исән-имин йөреп кайткан ире, бәхет эзләп, чит җирләргә китәргә карар кылган. Ә Мәдинәнең туган яклардан бер дә чыгып китәсе килмәгән. Шулай да олы юлга әзерләнгән ул. Әмма соңгы чиктә бу уеннан кире кайтып, авылда калган. Гомере буе колхозда төрле авыр эштә булган. Барҗы су басу зонасына керү сәбәпле, 70нче елларда Кырындыга килеп төпләнгәннәр. Улы Җәүдәтне ялгызы тәрбияләп үстергән. Гариф ага Ростов өлкәсендә гаилә корып яшәсә дә, якыннары янына кайтып аралашып торган. Менә бит нинди язмышлар...
    Мәдинә әбинең бердәнбер улы да моннан сигез ел элек 65 яшендә вафат булган.
    - Әнкәй белән 50 елдан артык бергә яшибез инде. Шөкер, урамга чыгып бер-беребезне сөйләп йөрмәдек. Ярты гасыр эчендә төрле чаклар булгандыр. Улы исән чакта да, аның вафатыннан соң да өйдә әнкәйнең сүзе закон булды. Гаиләдә килен белән каенана арасында татулык булсын дисәң, кем әйтмешли, береңә "сукыр" да, "саңгырау" да,"телсез" дә булырга кирәк. Мин нәкъ шундый булырга тырыштым да. Хәзер дә яшьләргә өйдә олы кешенең сүзе закон булырга тиеш димен. Әнкәй гомер буе өйдә ышанычлы йозак булды. 38 ел сыер саудым. Ике балабыз да аның тәрбиясендә булдылар, эштән кайтуга ашау пешкән иде . Мин аңа бик рәхмәтле. Хәзер дә менә бер-беребезгә иптәш булып яшибез, - ди Роза апа.
    Мәдинә әбинең килене дә 75кә җиткән инде. Әле ярый, ике карчыкның олыгайган көннәрендә олы терәкләре булган Раушан белән киленнәре Әсфия рәттән генә яши.
    Юбиляр әбекәй, үзе әйтмешли, "баш" кешеләрнең - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова белән Кырынды җирлеге башлыгы Илназ Закировның аны 95 яшьлеге белән котларга килүләренә бик тә сөенде инде. Сикәлтәле авыр тормыш юлында нужа арбасын гомер буе җигелеп тарткан Мәдинә әбекәй кебек озын гомерле өлкәннәргә безнең әнә шундый җылы сүзебез дә җитә инде хәзер. Алар булганына шөкер кылып, хөкүмәткә рәхмәт укып яшәүче бик тә түзем, сабыр буын кешеләре бит.
    Роза апа безне озатканда:
    - Әнкәйгә 97 яшь инде. Сер түгел, элекке заманда яшьне бәләкәйләтеп язу гадәте булган бит, - дигән серне дә ачты әле.
    Ә без исә:
    - Мәдинә әбекәйнең 100 яшенә дә килергә язсын, - дип саубуллаштык.
    Рәмзия Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: