Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Захаров мәктәбе

Ходай аңа буй-сынны да, акылны да, югары культуралылыкны да, телгә осталыкны да, оештыру сәләтен дә мулдан биргән. Ул Әгерҗе районы тарихына легендар шәхес буларак кереп калды. 1960-80 елларда урман хуҗалыгында эшләгән күпләр "Без Захаров мәктәбен уздык!" дип горурланып әйтә. ...85 яшьлек юбилеена килеп җиткән Валентин Филиппов белән район хакимиятендә очраштык....

Ходай аңа буй-сынны да, акылны да, югары культуралылыкны да, телгә осталыкны да, оештыру сәләтен дә мулдан биргән. Ул Әгерҗе районы тарихына легендар шәхес буларак кереп калды. 1960-80 елларда урман хуҗалыгында эшләгән күпләр "Без Захаров мәктәбен уздык!" дип горурланып әйтә.
...85 яшьлек юбилеена килеп җиткән Валентин Филиппов белән район хакимиятендә очраштык. Сөбханалла, һаман да шул төз, мәһабәт буй-сын, һаман да шулай ыспай, матур киенгән. Тик еллар үзенекен итә, олыгая баруына уфтанып, кулындагы таягына күрсәтеп: "Бу "аттан" башка йөреп булмый инде хәзер", - дип куйды ул.
Валентин Филиппович район башлыгын Казанга эшкә алуларын ишетеп, саубуллашырга килгән. "Район өчен бик күп эшләде Фәрит Гарифович, ветераннарга да бик ихтирамлы иде", - ди ул. Район җитәкчесе олы башы белән саубуллашырга килгән өчен мөхтәрәм ветеранга рәхмәтен белдерде һәм аны 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.
Юбиляр белән сүзебез үзеннән-үзе аның урманга багышланган мактаулы хезмәт юлына кереп китте. Урман хуҗалыгыннан киткәненә 25 ел гомер узса да, Валентин Филиппович анда җитәкчелек иткән 28 елының һәр көне турында тәфсилләп сөйли ала. "Бергә эшләгән хезмәттәшләр, урманнар бик еш төшкә керә әле дә", - ди ул.
Урманчы булу турында ул балачактан ук хыяллана. Чөнки әтисе дә урманчы була бит аның. Шушы хыял Чаллы малаен сугыштан соң Лубян урман техникумына алып килә. Безнең районга эшкә килгәнче Ерак Көнчыгышта техник-урманчы, аннан урман хуҗалыгы директоры кәнәфиендә шактый тәҗрибә туплаган була. "Валентин Захаров - Әгерҗе районы өчен Ходайдан бүләк. Ул Әгерҗе урман хуҗалыгын торгызучы, данын республикага таратучы булды. Юк, Валентин Филиппович дан өчен эшләмәде. Үзе дә алны-ялны белми эшләде, чапты, тапты, башкаларны да үз артыннан ияртә белде, югарыдагылар белән дә яхшы элемтәдә булды", - дип искә ала ветеран урманчы Фаина Тихомирова. Дөрестән дә, Захаров җитәкләгән елларда урман хуҗалыгында төзелгән биналарны санап чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Менә берничәсе генә: Әгерҗедә гаражлар, балалар бакчасы, ике кибет, контора, түбән склад, шишкосушилка, Девәтернәдә кибет, балалар бакчасы, мәктәп, Шаршадыда йортлар, пилорама, кибет, ике гараж сафка баса. Аның инициативасы буенча Кондызлыда төзелгән ярдәмче хуҗалыкта 100 баш мөгезле эре терлек, 600 баш дуңгыз эшче-хезмәткәрләрне туендыручы була.
Ул елларда урман хуҗалыгы, яшь агачлар үстерү, урман кисү, агач материаллары җитештерү буенча планнарны арттырып үтәп, республикада таныла. Валентин Филиппович менә шул заманда башкарган эшләре турында дәртләнеп сөйләде-сөйләде дә, бер мизгелгә тын калды. Аннан авыр сулап: "Менә шуларның күбесенең җимерелүенә йөрәгем әрни", - диде ул.
Ветеран урманчы кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләрен дә сагынып искә алды. "Яхшы командам булмаса, урман хуҗалыгын күтәрә алмаган булыр идем. Владимир-Фаина Тихомировлар, Гыйният Масков, Иван Гурьев, Әмирҗан Гәрәев, Рафил Шакиров, Нургали Моратов, Шамил Әхмәтгәрәев һәм башка бик күпләр һәр эштә уң кулым булдылар. Күбесе белән әле дә хәбәрләшеп торабыз", - диде.
25 елга сузылган җитәкчелек итү чорын югары бәялиләр аның. Захаров Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның атказанган урманчысы исеме, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
"Хезмәт уңышларымда хатыным Лидия Васильевнаның өлеше гаять зур. Ул үзе дә урманчы иде. Гаиләдә дә төп таянычым булды. Эшләгән елларымда мин өйдә кунак кына идем бит. Балалар үскәнне дә күрмәдем. Лида мине һәрчак аңлады, бик сабыр булды", - ди ул, хатынына елмаюлы карашын төбәп.
Бу гаиләдә булганда мин Захаровларның беркайчан да байлыкка мөкиббән китмәгән кешеләр икәнен үз күзләрем белән күрдем. "Төп байлыгыбыз - китаплар безнең" дип ике бүлмә ишеген ачып күрсәткәч, "телсез" калдым. Стенаның буеннан-буена түшәмнән идәнгә кадәр китаплар, китаплар... Аеруча тарихи китаплар күп. "Төннәрен эштән кайтсам да һәр кич 20-30 минут китап уку - минем яшьтән килгән гадәт. Бу китапларның кайберсен икешәр тапкыр укып чыктым инде", - ди Валентин Филиппович. Тагын бер шкафны ачып таң калдырдылар алар. Биредә "Охота и охотничье хозяйство" журналының 1960 елдан башлап бүгенгә кадәр барлык саннарын пөхтә итеп төпләп җыеп бара икән ул. "Китап уку һәм ау - минем иң яраткан шөгыльләрем. Бүген дә улым йә оныгым ауга чыгабыз яки балыкка барабыз дисәләр, очып йөргәндәй булам. Табигатькә чыккач, барлык авырулар онытыла", - ди юбиляр.
Валентин Филиппович үзе әйтмешли, менә шулай картларча гомер көзләрендә тигезлектә, татулыкта, урманда эшләгән елларын бик еш сагынып искә алып, дуслары белән әле дә аралашып яшәп яталар Захаровлар. Ходай тигезлекләреннән аера күрмәсен иде аларны.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев