Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зәңгәр Кама буйларында – Салагыш болыннары...

    Дүрт гасырдан артык тарихы булган Салагышның юбилее якынлашкан саен күңел үткәннәргә кайта. Юкка гына бабайларыбыз "Киләчәкнең тамырлары - үткәннәрдә һәм бүгенгедә" димәгәндер шул. Безнең Салагыш - бик бай тарихлы авыл. Ә мин бу язмамда шул тарихның бер өлешенә - 1970-90нчы елларга аерым тукталам. Чөнки Салагышның күтәрелеш чоры нәкъ менә шушы...

    Дүрт гасырдан артык тарихы булган Салагышның юбилее якынлашкан саен күңел үткәннәргә кайта. Юкка гына бабайларыбыз "Киләчәкнең тамырлары - үткәннәрдә һәм бүгенгедә" димәгәндер шул.
    Безнең Салагыш - бик бай тарихлы авыл. Ә мин бу язмамда шул тарихның бер өлешенә - 1970-90нчы елларга аерым тукталам. Чөнки Салагышның күтәрелеш чоры нәкъ менә шушы елларга туры килә. Ул вакытларда Салагыш, Уразай, Татар Чилчәсе авылларын берләштергән Пушкин исемендәге колхоз белән Хәмәт Исмәгыйлев җитәкчелек итте, ә партоешма секретаре булып җәмәгатем Мидхәт Исламов эшләде. Алар барлык эшне бергә планлаштырып, уртак тел табып, колхозны төпкә җигелеп тарттылар. Бераз алга китеп, шунысын әйтми мөмкин түгел: Мидхәт үләр алдыннан: "Минем өстемә дә, астыма да кәгазь җәегез. Ә каберемә һәйкәл куйганда, "гомере буе кәгазь ашады" дип языгыз", - дип, васыять әйтеп калдырды. Яшерен-батырын түгел: кечкенә генә эшне башкарып чыгу өчен дә башта күпме кәгазь эше язарга кирәк бит. Мидхәт тә гомере буе кәгазьгә күмелеп эшләде. Ә Хәмәт агага соңгы елларында Әлмәттә яшәргә туры килде. "Бөтен нәрсәм дә бар, тик Салагышым гына юк. Шуны сагынып саргаям", - ди торган иде ул шалтыраткан саен.
    Нәкъ менә исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән язылырдай шушы шәхесләр идарә иткән елларда авылда нинди генә үзгәрешләр булмады: 400 урынлы Мәдәният йорты, административ бина, амбар, 450 балага исәпләнгән мәктәп, балалар бакчасы, ФАП төзелде, күпләргә үрнәк итеп куярдай техника паркы оешты. Анда механизаторларның ял бүлмәләре, медицина кабинеты, белем арттыру залларына кадәр бар иде хәтта. Печән оны тарта торган тегермән алу, мелиорация уздыру җиһазлары дисеңме, кыскасы, авылның һәр тармагында эш гөрләп барды. Нәкъ менә басуларны сугару нәтиҗәсендә Салагышның уңдырышсыз туфрагында да, кем әйтмешли, "гөл үстерделәр" игенчеләр. Ул чакта колхозның 28 комбайны гына бар иде, башка техниканы әйткән дә юк. Җәйләрен иртәнге сәгать 5тә паркта эш кайный иде инде. 2 мең башка исәпләнгән сыер, тана, сарык, тавык фермалары дисеңме.... Көне буе менә шулар янында кайнаган хезмәтчәннәр кичләрен Мәдәният йортына җыелалар иде. Ул елларда Салагышның 80нән артык яшь егет-кызларын берләштергән үзешчән сәнгать коллективы кайларда гына чыгыш ясап, нинди генә уңышларга ирешмәде?! Районда, республикада җиңүләргә лаек булды, лауреат исемен алды, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Безнең яшьләр Болгариягә Бөтенсоюз фестиваленә кадәр барып җиттеләр. Казанда Бөтенроссия смотрында төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар. Шулай да иң зур бүләк - үзешчән коллективка "Халык җыр һәм бию ансамбле" исеме бирелүедер, мөгаен. Ә Мәдәният йортында нинди генә музыка кораллары юк иде: тынлы оркестр, пианино, баян, магнитофон, курай, скрипка, мандолина дисеңме... Ул елларда спектакльләр кую буенча оешмалар арасында социалистик ярыш җәелдерелде. Алар спектакльләрне Салагышта кую белән генә чикләнмичә, күрше авылларга да төялеп чыгып китәләр иде. Көне буе кырда эшләгән, фермада сыер сауган яшьләрнең һәр кич клубка репетициягә килүенә, үз рольләрен дәртләнеп башкаруына әле дә сокланам. Ул еллардагы сәхнә осталары Тәнзилә Хәбибуллина, Сәетҗан Хикмәтуллин, Гафият Нигъмәтуллин, Зөлфәт Мәҗитов, Әбүзәр Миннәхмәтов, мәрхүм Хәйдәрҗан Фазлыев лауреат исемнәренә лаек булдылар.
    Без әле дә яратып тыңлый торган "Салагыш болыннары" җыры да нәкъ менә шул елларда иҗат ителде. Җырның авторлары Рөстәм Яхин һәм Мостафа Ногман авылыбызга җыр бәйрәменә үзләре дә килгәннәр иде. Яраткан җырчыбыз Рафаэль Ильясов башкаруындагы туган авылыбыз җырын тын да алмый тыңлагач, зал көчле алкышларга күмелде. Кабат-кабат җырлаттылар аны. Авылыбызга багышлап Мидхәт Исламов һәм Ифрат Хисамов иҗат иткән "Зәңгәр күлле Салагыш" җыры да бик тиз арада популярлык яулады. Нәкъ җырдагыча, зәңгәр күлләре белән дә гүзәл бит безнең авылыбыз. Шуларның берсе - Упкан күлгә ел саен аккошлар килә. Узган ел 7 бәбкә чыгардылар. Менә быел да 8 аккош горур йөзә әлеге күлдә. Алар янында - казлар, үрдәкләр. Йә, әйтегез әле, тагын кайда бар мондый гүзәллек?! Әлеге җырда "илне данга күмә алырлык егетләр үсә анда" дигән сүзләр дә бар. Бу язмамда аларның һәрберсенә аерым тукталсам, газета бите дә җитмәс, мөгаен. Мин туган ягымны үстерүгә, аны данлауга өлеш керткән һәр шәхес алдында чал башымны иям. Тормыш иптәшем Мидхәт нигез салган музейны 17 ел җитәкләвем белән дә чиксез горурланам. Музейдагы күпме экспонат әле дә аның кулларының җылысын саклый бит. Аның кулдан язган, Рыс, Ямурза, Татар Чилчәсе, Уразай, Салагыш авылларын үз эченә алган 5 томлык "Хәер китап"лары гына да ни тора! Сугышта катнашкан һәр авыл кешесе турында тулы мәгълүмат урын алган анда.
    ...Дөньялар үзгәрә. Тик нинди генә үзгәрешәр булса да, киләчәккә юл салыр өчен без кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтабыз. Безнең Салагышның үткәне - данлы да, матур да. Бу турыда юбилейга кайткан кунакларга да кат-кат сөйләнер әле. Үткән юлыбыз турында без бүгенге буынга сөйләсәк, алар киләчәк буынга тапшырырлар. Димәк, Салагышның елъязмасы язылудан туктамаган. Әле тагын күп еллар язылырга язсын иде аңа.
    Мәсхудә ИСЛАМОВА,
    Салагыш авылы тарихы музее җитәкчесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: