Әгерҗе Сабан Туенда Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев чыгыш ясаячак
Бәйрәм программасы билгеле
11 июньдә Әгерҗедә милли бәйрәмебез Сабан туе гөрли. Бәйрәмдә татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясый.
Программа:
10.00-11.00 сәгатьләрдә – ат чабышы.
11.00-11.20 сәгатьләрдә – ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү.
11.20 сәгатьтә – Сабан туен тантаналы төстә ачу.
12.00 сәгатьтә – районыбызның кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү.
12.30 сәгатьтә – Төркия Республикасының “Чай Джума“ фольклор ансамбле чыгышы.
12.30 сәгатьтә – кече сәхнәдә балаларга күңел ачу чаралары (балалар сәнгать мәктәбе, район Мәдәният сарае, “Олимп“ спорт комплексы, “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты, Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йорты, яшүсмерләр клубы, Кече Пургадан “Яшьлек“ ансамбле).
12.40-15.00 сәгатьләрдә – татар эстрадасы артистларының концерт программасы. Сабан туе сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева һәм якташыбыз Булат Бәйрәмов чыгышы.
13.30 сәгатьтә – спорт ярышлары һәм милли уеннар (көрәш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башкалар).
15.00-16.00 сәгатьләрдә – татар эстрадасы артистлары Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев чыгышлары.
16.00-17.00 сәгатьләрдә – бәйгеләр һәм милли көрәштә җиңүчеләрне бүләкләү.
Фото: социаль челтәрләр
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев