Айгөл Бариева: «Линарның янәшә булмавы да мине бәхетсез итми»
Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучылары һәм тамашачысы белән күңелендәгесен уртаклашкан
Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучылары һәм тамашачысы белән күңелендәгесен уртаклашкан.
«Тормыш… Бик тиз уза да китә, көннән-көн күбрәк сулыйсы, бер бирелгән гомернең һәр минутының кадерен беләсе килә.
Мин кечкенә булганда, әти-әнием кинәт һәм бер-бер артлы (43 һәм 47 яшьтә) китеп барганда, бу яшьтә тормыш тәмамлана кебек тоела иде.
Мин бу гомерне яшәдем. Хәзер миңа бер дә тормыш тәмамланган кебек тоелмый, ә киресенчә, һәр минутны, секундны, һәр көнне озайтасы килә.
Яшермим, төрле көннәр була, күңелсезе, бик уңышлы булмаганы. Әмма бәхетнең гел янәшә булуын тоям. Моны аңлата алмыйм. Линарның янәшә булмавы да мине бәхетсез итми, нигә? Чөнки мин һәр көнне һәр күзәнәгем белән аның янәшә булуын тоям. Барлык очракта да! Нәрсәдер, кемдер, ниндидер вакыйгалар, шалтыртаулар, ниндидер кешеләр аша һ.б. ул минем тормышымда булуын һәм мине куандыруын дәвам итә.
Бәлки, минем бу сүзләрем «аның башка юлы юк, барысы да беткән, башка бернинди яхшы әйбер һ.б. булмаячак» дип уйлаучыга ярдәм итәр. Юк! Бу алай түгел! Һәрвакыт яхшыга өметләнегез! Барысы да булачак! Без исән булганда, барысы да безнең кулда. Бары тик ышанырга һәм күңелне төшермәскә кирәк! Булыгыз гына!» – дип, күңелен ачып салган җырчы.
«Югалтуны шулай кичерүеңә сокланып карыйм. Күркәм сабырлык менә шундый буладыр ул»;
«Әле яшәргә дә яшәргә сиңа. Әтиең, әниең, Линарың өчен. Эшләрең бик күп әле, җаныкаем»;
«Сезнең барысы да яхшы булачак! Сезнең искитмәле баларыгыз бар»;
«Сез – акыллы, көчле, могҗизага тиң хатын-кыз»;
«Матур! Сез бәхеткә лаек. Тормыш дәвам итә», – кебек комментарийлар белән артистны канатландырганнар.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев