Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Альбина Апанаева: «Соңгы вакытта төнлә уянып елыйм»

Җырчы Инстаграм битендә үзен борчыган халәт турында язган

«Ачыктан-ачык! Соңгы вакытта төнлә уянып китәм һәм күз яшьләремне тыя алмыйм. Эмоциональ борчылу халәте… Үземдә мондый халәтне яратмыйм. Тик тамак төбендәге төер үтми. Һәрвакыттагыча, табышмак сүзләремдә. Миллион сорау. Ни өчен? Нәрсә? Миндә нәрсәдер үзгәрә, барысы да яхшыгадыр дип ышанам», — дип хис-кичерешләре белән бүлешкән җырчы Альбина Апанаева.

«Бу яз!» — дип фикерен җиткергән җырчы Алсу Әбелханова.

«Барысы да үтеп китәр, күбрәк позитив кешеләр белән аралаш», — дип киңәш биргән Айгөл Бариева.

«Картаябыз», «Магний эч, авитаминоз», «Дога укырга һәм табигатьтә булырга кирәк», «Гормоннарны тикшертергә кирәк», «Ураза аенда бетәр, Аллаһ бирса», «Альбина, бәлки сез бәби көтәсездер», «Мин сиңа гашыйк», — дип яза кайгыртучан инстачылар.

Чыганак: Интертат

Фото:Альбина Апанаеваның Инстаграм битеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев