Алия Карачурина белән көтелмәгән хәл булган
Концерт барышында җырчы Алия Карачуринаның туфлиенең үкчәсе сынган
Концерт барышында җырчы Алия Карачуринаның туфлиенең үкчәсе сынган, дип хәбәр итә "Интертат".
«Мондый хәлләр дә булгалый», – дип шәрехләгән Алия бу ситуацияне социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Видеодан күренгәнчә, сәхнә артында, үлеп-бетеп, Алиядән көлешкәннәр. Алиянең үзенең генә бик көләсе килмәгән сыман, инглизчәләп: «Ю-ю-ю-юк», – дип, туфлиен кызганган шикелле ул. Бу күренеш төгәлрәк ничек булгандыр, анысы билгесез, халык сизгәндерме, юктырмы, Алия бөтенләй барып төшмәгәндерме… Бик мөмкин бит. Залда нык итеп алкышлаган тавышлар да ишетелеп тора. Кыскасы, җырчының озын ак сәхнә күлмәге белән бик яратып кия торган, ялтыр-йолтырлар белән бизәлгән ак туфлие әрәм булган.
«Гел сезнең чыгышларыгызга шаккатып карый идем, бу каблуклар ничек түзә икән, дип уйлый идем. «Накаркала», – дип язган Алиянең бер тамашачысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев