Алия Карачурина никахка әзерләнә
Җырчы никах мәҗлесенең кайчан булачагын хәбәр итмәгән
Җырчы Алия Карачурина никахка әзерләнә. Җырчы булачак тантанага күлмәк тектерү эшләре белән йөри башлаган, дип яза "Интертат".
«Луизага кереп чыктым. Күлмәкнең нинди булачагын сөйләштек. Әлбәттә, никах күлмәген тегүне мин аннан башка беркемгә дә ышанып тапшыра алмадым. Аллаһы боерса, бик матур, башкаларныкына охшамаган, үзенчәлекле күлмәк тегәчәкбез», – дип сөйли Алия сторисларында.
Җырчы никах мәҗлесенең кайчан булачагын хәбәр итмәгән.
Алиянең тормышында бик мөһим вакыйга турында язган идек. Татар эстрадасының иң популяр буйдак егете Ришат Төхвәтуллин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Алия әлеге тәкъдимне бик сөенеп кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев