Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Алия Карачурина: «Ришат миннән шокта»

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина диңгез буена ял итәргә киткән

Башкортстан якларындагы гастрольләре тәмамланганнан соң, яшь пар – Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина диңгез буена ял итәргә киткән. Алия үзенең сәхифәсен карап баручыларга җылы яктан сәламнәр юллый, дип яза "Интертат".

Сторисларыннан күренгәнчә, җырчы пар Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итә. Алар анда Сергей Жуков («Руки Вверх!» төркеме солисты) концертына барганнар. Концерт Алиягә аеруча ошаган.

«Минем бер генә артистның концертында да шулхәтле кычкырганым юк иде. Ришат миннән шокта. Колак барабаннары ертылмагандыр, дип өметләнәәм. Жуков нибары 1 сәгать җырлады. Бөтен җыры – хит. Әле аның концерты иртәгә дә була, тагын барабыз», – дип яза ул. 

Икенче сторисында Алия кулына ниндидер пакет тотып алдан бара, Ришат аны видеога төшерә. Пакетында нәрсә булуы белән кызыксынган Ришатка Алия: «Токмач», – дип җавап бирә. Шушы җавап җитә калган, бер язылучысы Алиядән: «Токмачны «Руки Вверх!»ка күчтәнәч итеп алып барасызмы әллә?» – дип тә сораган.

Алия токмачны Казаннан кисеп алып килгән булса кирәк, ул аны Анталиядә яшәүче дусларына алып барган икән. Уңган Алия кунакта чакта төрек дусларына бәлеш тә пешереп ашаткан.

Фото: Алия Карачуринаның шәхси архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев