Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән мәхәббәт тарихы турында сөйләгән

Беренче «свидание»без 2015 елның 10 июнендә булды

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Алия Карачуринага тәкъдим ясаганнан соң, аларның сәхифәсен карап баручылар әлеге парның мәхәббәт тарихын беләсе килү теләге белән яна. Ришат бу темага артык ачылып сөйләмәсә дә, Алия сторисларында укучыларының соравына җавап биргән, дип яза "Интертат". 

«Сөйли башласаң, бу – бик озын тарих инде. Без Ришат белән төнге клубта таныштык. Мин анда бары тик Ришат чыгыш ясаганга гына бардым. Янына килдем дә: «Мин синең баянчың белән аралашам», – дим. Ә ул исә: «Ә, син шул Алиямени?» – дип кенә куйды. 

Күпмедер вакыттан соң, без Ваһапов фестивалендә очраштык. Ришат минем телефон номерымны сорады. Ләкин ул номерымда ватсап юк иде. Шуңа без аның белән «ВКонтакте» челтәрендә языша башладык. Соңыннан Ришат миңа нидер җибәрергә теләде дә: «Миндә синең ватсабың юк шул», – диде. Мин аңа ватсап номерымны бирдем.

Беренче «свидание»без 2015 елның 10 июнендә булды. Ләкин ул вакытта арабызда җитди мөнәсәбәтләр юк иде әле.

Без Ришат белән бик озак очраштык. Бу вакыт эчендә нәрсә генә булмады. Ә хәзер без бер-беребезгә яңадан гашыйк булып, барысын да өр-яңадан башлыйбыз сыман», – дигән Алия.

Җырчы никах һәм туй көннәрен билгеләүләре турында да әйткән.

«Аллаһы боерса, барысын да күрерсез, белерсез. Без хәзер берни дә яшермибез», – дигән Алия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев