Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Алия Карачурина-Төхвәтуллинаны хейтерлары газаплый

«Олы яшьтәге хатыннар яза», ди җырчы

Чит пабликлар аша үзләренә тискәре комментарийлар калдыручы хейтерлары Алия Карачурина-Төхвәтуллинаның ачуын чыгарган. Җырчы түзгән-түзгән дә, аларга җавап бирергә булган, дип яза Интертат.

«Ришатның тавышы калтыравык, нервыга тия торган. Кыскасы, безнең гаиләгә сезнең җырлау ошамый. Кемгә ничектер, артыгын кыланасыз. Ачык корсаклар күрсәтү матур күренеш түгел. Минем күргәнем булмады бер артистның корсак күрсәткәнен. Бу – минем фикер, теләсә ни уйла», – дигән комментарийны халык игътибарына чыгарып, Алия сторисларында болай дип язып калдырган:

«Мондый комментарийлар башка пабликлар минем видеоларымны үзләренә күчереп куйганга чыга. Дөресен генә әйткәндә, чит-ят кешеләрнең безгә пычрак аткан комментарийларын укырга теләмим. Минем үземнең «подписчик»ларым миңа беркайчан да алай язмаячак.

Төрле пабликларның администраторларына мөрәҗәгать итәм: икенче юлы минем видеоларны алырга уйлаганда, миннән рөхсәт сорагыз. Мин аларны шәхси сәхифәм өчен ясыйм, сез комментарийлар җыйсын өчен түгел. Ни өчен мин мондый комментарийлар укырга тиеш әле? Олы яшьтәге хатыннар шундый әйберләр яза», – дигән җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев