Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Алсу Фазлыева игезәкләр көтә?

Кайчан бәби табуы билгеле

Алсу Фазлыеваның кайчан бәби табуы билгеле булды. Тугач, беренче булып безгә хәбәр итәрләр дип ышанып калабыз.

Җырчының директына йөкле булуына бәйле бик күп сораулар килә икән. Иң популярлары - ул туачак баланың җенесе белән бәйле. Кызмы, майлаймы икәнен әйтмәгәч, хәтта "Игезәкләрме?" дип сораучылар да бар икән.

Алсу үзен яхшы хис итә. Әле узган атнада гына эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә барган.

- Йөклелек чорымның зур срогында курыкмыйча юлга чыгуым күпләрне шаккатырды. Баруым финанс сәбәпләр белән берничек тә бәйле түгел. Бар эш - җаваплылыкта! Командабыздан 248 кеше эшен, Сабан туен, гаиләсен калдырып  барды. Без, наставниклар буларак, алар өчен җаваплы идек, - ди җырчы.

Бала табу срогы кайчан дип тә сорадык.

- Табиблар ай ахырында ди, көтәбез. Аллаһы Тәгалә ничек хәл итә, шулай булачак. Аның кодрәте белән бар нәрсә дә. Әле коляска, карават, беренче вакытка кияргә киемнәрне кичә генә барып алдык. Малайлар туганда бу эшләр белән ничек шөгыльләнгәнем, кайда һәм нәрсә алганым онытылып беткән инде. Ул вакытта безнең артык мөмкинлек тә, кибетләрдә ул кадәр ассортимент та булмагандыр. Кичә бер генә кибеткә кердек, бар әйберне дә шуннан алдык.

Декрет ялында Алсу өйдә генә утырачакмы? Яисә эшкә дә чыгып йөричәк микән?

- Күз күрер. Иң мөһиме - сабый исән-сау тусын. Концерт программасы әзерләмәдек, ә бизнеста онлайн да эшләп була. Өйдә утырган килеш "зум" аша җыелышлар оештырып, әллә нәрсәләр эшләргә була. Аннары, Азат белән бергә бу эштә кайнагач, күпкә җиңелрәк. Күп эшне ул үз өстенә алыр дип уйлыйм.

Фазлыевлар гаиләсенә иминлек теләп калабыз. Сабыйлары сау-сәламәт булып тусын. Тугач, беренче булып безгә хәбәр итәрләр дип ышанып калабыз.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев