Анастасия Заворотнюкның кызы рак белән авырган әнисе турында: «Бу хакта сөйләү бик авыр»
Ремиссия булмавы аңлашыла
Анастасия Заворотнюкның яман шеш белән авыруы дүрт ел элек билгеле булды. Танылган актрисаны Россиянең иң яхшы табиблары дәвалый, тик терапия теләгән нәтиҗәләр бирми. Бу хакта "Стар Хит" сайты яза, дип белдерде Интертат.
Яраткан актрисаларының куркынычы диагнозы тамашачы өчен шок булды. Беренче елда матбугат чаралары Анастасия Заворотнюкның хәле турында көн саен язды. Берничә мәртәбә аны хәтта «җирләп» тә куйдылар, тик бәхеткә бу мәгълүмат ялган булып чыкты.
Тора-бара актрисаның авыруы турында сүзләр кимеде, әмма аның хәле турында ниндидер ачыклык кертелмәде.
Актрисаның гаиләсе аңлатма бирүдән баш тарта, ә Анастасиянең ире Петр Чернышев халык алдында сирәк күренә, хәтта күренгән очракта да хатыны турында сорауларга җавап бирми. Бары тик Анастасиянең кызы Анна гына әнисе турында әзме-күпме нәрсәдер сөйләп тора.
Аннаның шәхси блогына әнисенең хәле турында сораулар бик күп килгән, шуңа күрә ул җавап бирергә уйлаган.
«Әни бик нык авырый, биш ел узса да, миңа тормышта бу хакта сөйләү бик авыр. Блогта сөйләү дә авыр. Йөрәк чеметеп авыртып тора..." – дип язган ул.
Бу сүзләрдән соң, ремиссия булмавы аңлашыла. Күрәсең, «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызының хәле начарлана гына, рак кискенләшә. Әмма чынлыкта хәлләрнең ничек икәнен Анастасиянең табиблары һәм туганнары гына белә.
Анастасия чит илдә дигән сүзләр чыккан иде, әмма бу дөрес түгел, ул ире һәм кечкенә кызы белән Мәскәүдә шәһәр читендәге йортында яши. Олы кызы Анна озак вакыт әнисе янында булды, ә соңыннан кияүгә чыкты һәм күбрәк вакыт Дубайда яши.
Анна әнисе турында сөйләшү елдан ел авыррак булуын да әйтә. Күптән түгел ул хисләрен тыеп тора алмады, яраткан әнисе турында сөйләшү «үзен гел сиздереп торган яра», дип әйтте. Аннан әрнүләрен беркемгә дә сөйләп йөрмәскә тырыша, барысында үзендә тота.
Баштарак матбугат чаралары Заворотнюк гаиләсенең авыр финанс хәле турында язган иде. Анастасиянең ире фигурист Петр Чернышев бөтен акчасын хатынын дәвалауга тота, тик акчасы чиксез түгел. Берничә ел элек Татьяна Навка фигуристны үзенең боз шоуына чакырган иде, аны чын көрәшче һәм тугры ир дип атады. Шулай ук, Татьяна авыру Анастасиягә дуслары һәм хезмәттәшләре кулдан килгәнчә ярдәм итә дип тә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев