Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Әнвәр Нургалиев: «Бүген – әнисез калганга 4 ел...»

«Ничә яшьтә булсаң да, әти-әнисез калгач, ятимгә әйләнәсең икән..»

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булганга 4 ел вакыт узып киткән. Җырчы, якын кешесен искә алып, социаль челтәргә видео урнаштырган, дип яза "Интертат".

«Бүген – әнисез калганга 4 ел. Гомерем буе сиңа Коръән укып, догалар укып яшәргә язсын, Аллаһы боерса. Бүген дә менә догалар укыттым, изге Рамазан аенда кабул булсын догаларым. Әмма күңел сыкрый һаман. Ничә яшьтә булсаң да, әти-әнисез калгач, ятимгә әйләнәсең икән. Бер генә үкенечем калды – әниемә «яратам сине, әнием» дип әйтә алмадым. Шуңа күрә, исәннәрнең кадерен бел, мәрхүмнәрнең каберен бел, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тыныч йокла, әнием», – дип язган җырчы. 

Әнвәр Нургалиевның әнисенең үлеме бик үкенечле булды. Аны коронавирустан вафат булды, дип фаразлап, махсус табутта җирләделәр. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп, әнинең каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип, махсус бер кеше янына да бармадым», – дип сөйләгән иде җырчы «Интертат»ка, бик борчылып. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев