Әнвәр Нургалиев: «Чирләп ятканчы, ис килүе яхшырак»
Курыкмагыз беркайчан да, ди җырчы
Бүген 50 яшен тутырган Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә сарымсак ашауның файдасы турында сөйләде. Ул сарымсак турында махсус видео төшергән, дип яза Интертат.
«Бәләкәй чакта кетер-кетер ипи ашыйбыз, дип сөйләгән идем. Бу ипи дә бәләкәй чактагы кебек кетер-кетер килә, кыздырып бирелгән. Өстенә сарымсак сөртәм. Каберәүләр, сарымсак ашасаң, ис килә, диләр. Чирләп ятканчы, ис килүе яхшырак. Ул – антибиотик. Шуңа күрә ныграк ышкырга кирәк. Аш белән ашарга. Тәмле булсын. Ә исеннән курыкмагыз беркайчан да», – дип киңәш итә җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев