Әнвәр Нургалиев операциясенең ничек узуын сөйләгән
Җырчы сторисларында операциясенең ничек үтүе һәм хәле турында сөйләгән
Әнвәр Нургалиевны, борыны белән проблемалар башшланып, операциягә кергән, дип язган идек. Җырчы сторисларында операциясенең ничек үтүе һәм хәле турында сөйләгән.
«Бүген икенче көн. Борынның бер ягы сызлап тора. Операция үзе 1 сәгать барырга тиеш иде, 2,5 сәгатькә сузылды, күбрәк тә булмаса. Ләкин бу операцияне ясатырга кирәк иде, чөнки эчтә ялкынсыну процессы барды. Технологияләр яңа хәзер, гади генә – лазер белән ясадылар.
Миңа 1 ай дәвамында 5 килограммнан артык күтәрергә, спортзалда шөгыльләнергә, 7 тәүлек кайнар әйбер эчәргә ярамый. Тик түзәсең инде, кая барасың. Шуңа күрә, үзегезне саклагыз, дип әйтәсем килә», – дигән җырчы.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев