Әнвәр Нургалиев үкенече турында: «Әнине югалткач кына аңладым...»
Әнвәр Нургалиевтан: «Сез әниегезне котладыгызмы, сез аңа: «Әни, мин сине яратам», – дип әйтәсезме?» – дип сораганнар
Әниләр көне алдыннан уздырылган социаль сораштыруда җырчы Әнвәр Нургалиевтан: «Сез әниегезне котладыгызмы, сез аңа: «Әни, мин сине яратам», – дип әйтәсезме?» – дип сораганнар.
Моннан берничә ел элек кенә әнисен югалткан җырчы көтелмәгән әлеге сорауга болай дип җавап биргән:
– 2020 елдан бирле минем әнием юк инде. Гомумән, әнине югалткач кына, мин бу сүзләрне әниләргә ешрак әйтергә кирәк икәнен аңладым. Әниләрдән кайчан гына шалтырату булса да, яныңда кем генә басып торса да, аларга җавап бирергә кирәк.
Ә безне тыйнак булырга өйрәтеп үстерделәр. Шул тыйнаклык аркасында әниләргә булган хисләрне исән чакларында әйтә алмаганбыздыр да... Еллар узгач, бу хисләр турында ныграк уйландыра. Кочаклыйсы, үбәсе килә, матур сүзләр әйтәсе килә.
Якынлашып килгән Әниләр көне белән, хөрмәтле, яраткан әниләр, – дигән җырчы.
Әнвәр әфәнде белән виртуаль дусларының да күпчелеге килешкән: «Дөрестән дә, нишләптер, шундый тәрбия безнең. Хисләрне күрсәтергә оялабыз», «Йөз процент килешәм. Күзләрем тулы яшь. Эх, вакытны кире кайтарасы иде», «Чынлап та шулай. Тыйнак бул, дип үстергәннәр. Хәзер мин әнине кочаклыйм, мин сине яратам, дим, ә ул – ояла. Башын ия, «Нишлисең инде, кызым», – ди. Бу – тәрбиядән килә», – дип язганнар.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев