Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Айсылу Габдинова ире белән аерылышкан

Кияүгә ашыгып чыктым бугай...

Татар эстрадасы җырчысы, ТНВ телеканалы алып баручысы Айсылу Габдинова белән тормышындагы соңгы яңалыклары турында сөйләштек. 

- Айсылу, Р.Ваһапов фонды белән хезмәттәшлегең озак дәвам итмәде...

- Күрәсең, алдан ук миндә зур кызыксыну булмагандыр. Кызыксыну булмагач, миңа да авыр булды, гомүмән, “нигә мине монда алдылар соң?” дигән сорау туды. Файда китермәдем түгел, фондка үз өлешемне керттем дип саныйм. Күп кенә концертларын алып бардым. Ваһапов фонды белән бик күп гастрольләр, концертлар булды. Күп булмаса да, җырлар иҗат ителде. Танылу да булды. Моның өчен Рифат Фәттаховка рәхмәтемне белдерәм.

- Хәзер нинди мөнәсәбәттә сез?

- Талашып аерылышмадык. Башка бергә эшләмибез дип килешкәч, бер концертларын алып барырга тиеш идем. Әмма бер адымымнан соң, мине концертка чакырмадылар.

- Рифат Фәттаховка үпкә сакламыйсыңдыр бит?

- Юк, әлбәттә. Ачу да, үпкә дә сакламыйм, рәхмәт аңа. Дөрес, алар ягыннан бераз читләтү сиздем. Әйтик, афишада өч кешене куеп, мине кертми калалар иде... Тик шулай да без күрешкәндә, исәнләшәбез. Бар да яхшы.

- Кабат продюсер белән эшләү мөмкинлеге булса, ризалашыр идеңме?

- Әгәр берәр текә продюсер хезмәттәшлек тәкъдим итсә, эшләр идем. Хәзер мин ул “кухня”ны бик яхшы беләм. Килешүне җентекләп өйрәнер идем. Продюсерның үзенә игътибарлырак карар идем, чөнки яшь чакта уйлап тормыйча ризалашасың. Үз тәкъдимнәремне дә кертер идем. Ләкин бу авыр заманда “акчаны җыр яздыруга, клип төшерүгә сарыф итәргә кирәкме икән?” дип тә уйлап куям.

- Сәхнәдә сирәк күренүең шуңа бәйлеме?

- Узган ел ике клип төшердем, берничә җыр яздырдым. Аларны ротациягә бирдем. Ә быел кызыксынулар бераз үзгәрде. Күптән түгел машина алдым. Хәзер машина йөртергә өйрәнәм. Шуңа күрә иҗатны бераз читкә куеп тордым. Матур киенәсе, яшисе, сәяхәт итәсе дә килә бит... Ләкин жырлар яздырмау вакытлычадыр дип өметләнәм.

- Бүгенге көндә кайда эшлисең?

- Төп эшем - вокал укыту. Карантинда утырганда, төп эшнең никадәр кирәк һәм мөһим булуын аңладым. Җырчылар эшсез калганда, миңа  хезмәт хакы килеп барды. Эшемне бик яратам. Төрле бәйгеләргә жюриларга чакыралар. “Шаян ТВ”да “Сәйлән” проектында өч ел жюрида утырам. Вокал буенча мастер-класслар үткәрәм. ТНВ каналында “Кайнар хит” тапшыруын алып барам. Чакырсалар, концертларга, банкетларга барып җырлап кайтам. Җырлау минем өчен гел беренче урында булачак.

- Ирең белән аерылышу турындагы сүзләр дөресме?

- Дөрес. Бер ел яшәгәч аерылыштык. Минем бу темага сөйләшәсе, кешегә чыгарасы килмәгән иде. Әмма бөтен кеше сорый, һәрберсенә аңлатып торасы килми. Шушы әңгәмәне укырлар да, сораулар калмас дип өметләнәм. Башка вакытта шәхси тормышым шәхси булып калачак.

- Димәк, икенче тапкыр кияүгә чыгуыңны без белми калырга мөмкин?

- Белүен белерсез. Әмма калган нечкәлекләрен сөйләп тормам...

- Ирең белән ничек кавыштыгыз?

- Күпләр белә - элеккеге ирем Чиләбедән. Ваһапов фестивале белән Чиләбегә концерт куярга барган идек. Сүз уңаеннан, андагы тамашачының искиткеч булуын да әйтәсем килә. Бик җылы кабул иттеләр. Ирем белән концертта танышып аралашып киттек. Ул миннән ике яшькә кечерәк. Минем белән күрешү өчен бер чакрым урап Казанга килә иде. Күбесенчә телефон аша аралаштык. Ярты еллап шулай йөргәннән соң, никах укытырга булдык. Никахыбыз Казанда узды, рәсми язылышуны Чиләбедә үткәрдек.

Реклама
РЕКЛАМА

- Кешене өйрәнү өчен ярты ел вакыт җитәме?

- Хәзер бу вакыт аз булган икән дим. Әгәр бер шәһәрдә яшәп, көн дә күрешеп йөрсәң, бәлки җитәр иде дә. Бер-беребезне белү җитмәгәндер дип уйлыйм.

- Хатын-кызда эчке тоемлау була, диләр. Синдә шикләнү, икеләнү булдымы?

- Дөресен генә әйткәндә, булды. Кулны сорарга килер алдыннан шик туа башлаган иде. “Дөрес эшлимме мин? Кирәкме икән бу миңа?” дигән икеләнү булды. Хәтта булачак ирем шалтыратканда, телефонны да аласы килмәде. Ләкин барысы да сөйләшенгән иде. Артка юл юк иде дип уйлый идем мин. Аннан соң татарларда кияүгә чыгып калырга дигән әйбер бар. Мин дә ашыгып кияүгә чыктым бугай...

- Шулай да аерылышуга нәрсә сәбәп булды?

- Безнең алда “кайда яшәргә?” дигән сорау туды. Дөрес, без аны алдан сөйләшеп куйган идек. Иремә эш булуга, Казанга күченергә планлаштырдык. Нәтиҗәдә өйләнешкәч, башта Чиләбедә яшәдек. Анда Бөтендөнья татар конгрессы оешмасында эшләп алдым. ТНВны калдырып китәсе килмәгәнгә күрә, ике атна саен эфирга Казанга кайта идем. Ә төп эшемнән китәргә туры килде. Ике арада йөрү бик авыр булды. Тагын бер сәбәп – безнең менталитетлар төрле. Ул күбрәк русча сөйләшә, фикерли иде. Балабыз булса, татарча сөйләшмәс инде дип борчыла идем.

- Эш булгач, Казанга күчендегезме?

- Әйе, Динисламга эш булгач, Казанга килдек. Чиләбедә дә, Казанда да әти-әниләрдән аерым яшәдек. Динисламның Казанга китүен әти-әнисе авыр кабул итте, үзенең дә кәефе үзгәрүчәнгә әйләнде. Туган ягын бик сагынды. Нәтиҗәдә ул Чиләбегә кайтып китте, ә минем анда кире барасым, урыслар арасында яшисем, фатир "снимать" итеп торасым килмәде. Татар кешесенә татарларсыз бик авыр икән. 

- Бала алып кайтырга планлаштырдыгызмы?

- Бер ел үзебез өчен яшәргә, аякка басырга, аннары гына бала алып кайтырга уйлаган идек, ләкин насыйп булмады. Әмма бала алып кайту теләге бар. Укучыларыма карыйм да, балаларның самимилегенә, эчкерсезлегенә сокланам. Бигрәк тә кыз балаларны яратам. Матур гаилә турында хыялланам.

- Гаиләгезнең таркалуында кем гаепле дип уйлыйсың?

- Бер генә як гаепле була алмый, икебездә дә хаталар булгандыр. Ләкин Динислам гаилә тормышына әзер булмагандыр дип уйлыйм. Без бер-беребез өчен туган кешеләр түгел дим хәзер. Миндә хәтта артык сагыну хисе дә булмады. Мин әти-әнием өчен генә борчылдым. Аларга авыр булмасын, кеше сүз әйтмәсен дип кайгырдым.

- Гадәттә әти-әнисе кызына “кире кайтасы булма” дип әйтә...

- Юк. Аллаһка шөкер, бездә андый сүз булмады. Киресенчә, алар миңа зур терәк булды. Аерылышкач, гел әти-әни янында булдым. Без - үзара дуслар, бөтен теманы уртага салып сөйләшәбез. Башкортстанда яшәүче нәнәем дә киңәшләре белән ярдәм итте. Көн дә диярлек шалтыратып хәлемне белеште. Ильяс белән Мансур исемле ике энем, әти-әнием бар, Аллаһка шөкер. Шундый гаиләм булуы белән бик бәхетле мин.

- Айсылу, фамилияңне алыштырган идеңме?

- Әйе. Ирем теләге буенча аның фамилиясен алган идем. Ләкин хәзер үз фамилиямә кайттым. Ике шәһәр арасында аерылышу кәгазьләре белән йөреп хәлдән тайдым. Шуңа күрә ир белән хатынга башта никах белән яшәргә кирәктер дип уйлыйм. Һәрхәлдә бала туганчы. “Иделгә таянма, иргә ышанма”, диләр бит...

- Аерылышу сине үзгәрттеме?

- Үзгәртте. Үземне ныграк саклый, хөрмәт итә башладым. Бу хәл минем тормышта булырга тиеш булгандыр, күрәсең. Ул мине нәрсәгәдер өйрәтте.

Эльвира Шакирова, Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев