Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Азат Фазлыев дүртенче бала турында уйлана

«Башка балагызны карамыйм..»

Җырчы Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында балалары турында сөйләде.

«Улларым кызны нык яраталар. «Кая үзем йоклатыйм», - дип алып китәләр. Күп вакыт алар карый дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда.

Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле  Аяз, кыз итеп, сөеп үстерә, ә Ильяска уйнарга кирәк. Аның белән калса, кыз малайга әйләнә. Кызганып тормый, малайларча уйный.

Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса тагын да күңелле була бит инде дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты», – дип яратып сөйли җырчы.

Аннары әти белән 14 яшьлек олы улы арасында шундый әңгәмә булган:

-Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?

-Планда бар иде.

-Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев