«Башкорт хуҗабикәсе» иренең хыянәте турында сөйләгән
Блогер тормышындагы иң истә калган мизгелен әйтә
«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламова беренче иренең хыянәте турында сөйләгән. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза, дип белдерде Интертат.
Бер язылучысы блогердан тормышындагы иң истә калган мизгелен әйтүен үтенгән.
«Беренче иремне хыянәт иткәндә тоттым. Шуннан соң кешеләргә артык ышанырга ярамый икәнлеген аңладым. Бөтен кешеләр дә ихлас булмый, күпләрнең сөйләгән сүзләре гамәлләреннән аерыла икән», – дигән Миләүшә, гомерлек сабак алырлык вакыйганы искә төшереп.
Бүгенге көндә шаян контент төшереп танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың икенче гаиләсе бар. Ире Альберт аның блогерлык эшчәлегенә теләктәшлек белдерә, үзе дә хатынының вайннарында һәм клипларында төшә. Альберт белән Миләүшә Азалия исемле кыз үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев