Башкортстанның атказанган артисты беренче тапкыр әти булган
«Туган көнең белән, кызым. 12 сентябрьдә без, ниһаять, очраштык», – дип куанычы белән уртаклашты ул
Мультиинструменталист, биюче, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) беренче тапкыр әти булган, дип яза "Интертат".
«Туган көнең белән, кызым. 12 сентябрьдә без, ниһаять, очраштык», – дип куанычы белән уртаклаша һәм: «Регинам, рәхмәт кызыбыз өчен», – дип, тормыш иптәшенә җылы сүзләр яза ул үзене сәхифәсендә.
Зәйнетдинны Татарстан тамашачысы Элвин Грей һәм Айдар Галимов төркемендә эшләгән музыкант буларак белә. Соңрак, ул алардан китеп, үзенең шоу-төркемен оештырды. Зәйнетдин тамашачысына төрле уен коралларында уйнап, биеп, үзенчәлекле тамаша тәкъдим итә. Зәйнетдин бүгенге көндә Башкортстандагы иң популяр яшь артистлар исемлегендә.
Заһир белән Регинага дуслары матур-матур теләкләрен юллаганнар. «Ах, патшабикә! Әтиең кебек батыр, әниең кебек матур бул», «Сезнең өчен ихлас шатбыз. Тормышыгыздагы яңа роль белән, кадерлеләребез. Язмышы бәхетле булсын», «Сәламәт һәм озын гомерле булсын», – дип тәбрик иткәннәр яшь әти белән әнине.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев