Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Блогер Илназ Габидуллин – Кызык-мызык улына нинди исем кушкан?

Илзатның мәгънәсенә килгәндә ул төрекчәдән «ил заты», «иленең улы» дигәнне аңлата

«Кызык-мызык» сәхифәсен алып баручы, блогер Илназ Габидуллин белән тормыш иптәше Гүзәлнең икенче тапкыр әти-әни булуларын хәбәр иткән идек. Бәхетле әти-әни мулланың сабыйлары колагына исемен пышылдаган видеолар белән дә бүлеште. Улларына алар үзенчәлекле, бик сирәк очрый торган Илзат исеме кушканнар, дип яза "Интертат".

«Илзат улым, гаиләбезгә рәхим ит. Исемең җисемеңә туры килсен. Үскәч карарсың бу видеоны», – дип язган блогер. 

Илзатның мәгънәсенә килгәндә ул төрекчәдән «ил заты», «иленең улы» дигәнне аңлата.

Илназ белән Гүзәлнең дуслары да Илзат исеменең яңа исем булуына игътибар иткәннәр. «Мондый исемне гомумән ишеткәнем юк иде», – дигән комментарийлар бар. Барысы да бәбинең сау-сәламәт, бәхетле, тигез канатлы булып үсүен тели. 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев