«Бозым салганнар» – Марат Яруллинга өшкерүчегә барырга киңәш итәләр
Җырчы энәләр табуын хәбәр итте
Җырчы Марат Яруллин сәхнә киемнәрендә, ноутбук сумкаларында энәләр табуын хәбәр итте. Соңгы видеосында аның кызыл төстәге сәхнә күлмәге якасыннан кызыл тырнаклы кыз озын гына энә тартып чыгара. Марат үзенә бозым салырга тырышуларына ишарәли, дип яза Интертат.
«Барыгызга да сәлам. Ел дәвамында үземнең әйберләремдә энәләр табам. Алар костюмнарда, ноутбук сумкасында һәм башка урыннарда булырга мөмкин.
Моның нәрсәгә эшләнүен беләсем килә. Мондый очракта нишләргә? Әллә инде нәрсәдер эшләргә соңмы?» – дип киңәшләшә ул аудиториясе белән.
«Кемдер сезгә начарлык тели»;
«Хатын-кыз үзенә каратмакчы. Кешеләр курыкмый»;
«Тегүчеңне алыштыр, хәтере начар икән»;
«Ужас… Өшкертергә йөрегез. Намазда булу хәерле», – дип яза кешеләр Марат Яруллинга.
Комментарийлардан күренгәнчә, бик күпләр моның бозым булуына ышана һәм киңәшләрен дә бирә.
«Сихерлиләр. Ешрак тикшерегез шулай»;
«Магия бу. Пинцет белән алыгыз, аннары «кире җибәрәм» дигән сүзләр белән яндырыгыз. Өшкерүчегә барыгыз соңыннан»;
«Алла сакласын. Шулай бозым салалар»;
«Экстрасенсларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип тә киңәш итүчеләр бар.
Кемнәрдер Марат Яруллинның сихер, бозым темасы аша хайп ясарга теләвен күреп алган. «Син профессиональный блогерга әйләнеп беткәнсең бит», – дип шаярткан җырчы Әнвәр Нургалиев.
Фото: социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев