Булат Бәйрәмов аягын имгәткән
Булат Бәйрәмовның үзен бу халәте борчуга салган
Популяр алып баручы Булат Бәйрәмов күңелсез хәлгә очраган – аягын авырттырган. Диванга сузылып ятып хәл алучы ирен Ләйсән Гыймаева видеога төшерә. «Гомерендә беренче тапкыр көндез диванда ята берәү. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас! Нигә дисезме, чөнки аның тәпие «бо-бо» иткән», – дип аңлаткан тормыш иптәше халыкка Булатны эшсез ятуын.
Булат Бәйрәмовның үзен дә бу халәте борчуга салган. «Иртәгә ике «съемка», җомга Әлмәткә барасы бар. Шимбә – Чаллыда 2 чара, ял көне – Казанда. Нишләп бетәсе, ничек түзәргә?» – дип көрсенә ул.
«Ят кына, җаным. Бер эш тә кушмыйм, бер сүз дә әйтмим», – дип тынычландырган аны хатыны.
Шушы көннәрдә Ләйсән Булатның 1600 сумлык носки киеп каядыр барырга җыенуын күрсәткән иде. Булатка кыйммәтле кибеткә сертификат бүләк иткәннәр, ә анда иң очсызлы әйбер – шушы 1600 сумлык носки булып чыккан. Шул сторисларны искә төшереп, сәхифәсен карап баручылар: «Әллә Булатның аягын 1600 сумлык носки «бо-бо» иттергәнме?» – дип шаяртканнар. «Килешмәгән ул аңа, 60 сумлыкны гына кияргә кирәк шул», – дип көлгән Ләйсән рәхәтләнеп әлеге комментарийдан.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев