Булат Бәйрәмов хатынын елаткан: «Син бит җирдә минем өчен иң кадерле кеше..»
Булатның Ләйсәнгә сюрприз ясап башкарган җыры берәүне дә битараф калдырмаган
Казанда узган концертларында алып баручы Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән Гыймаеваны һәм барлык тамашачыларын елаткан. Булатның Ләйсәнгә сюрприз ясап башкарган җыры берәүне дә битараф калдырмаган. Ләйсән Гыймаева моннан 2 ел элек куркыныч чир белән көрәшкән иде. Хатынына багышланган җырга Булатның шул авыр сынау чорындагы хис-кичерешләре салынган.
«Өзгәләнде күңел, аңлатырлык түгел.
Яшәвемне җирдә мин оныттым.
Син бит җирдә минем өчен иң кадерле кеше,
Югалтудан сине курыктым...» – дигән юллар бар анда.
«Бер хыялым бар иде – Ләйсәнгә җыр башкарасым килгән иде. Бүген премьера булды. Сәхнә кырыенда Ләйсән үзе дә беренче тапкыр ишетте. Бу җырны ничек җырлап чыкканымны үзем генә беләм. Бик күп җылы сүзләр килде тамашачылардан, зур рәхмәт сезгә. Җырның язылу тарихын аерым чыгарырмын, бәлки», – дип язды Булат Бәйрәмов бу турыда сторисларында.
Җырны башкарганнан соң Булат тормыш иптәшенә бер кочак роза чәчәкләре бүләк иткән, үзен башка алай куркытмаска кушкан.
«Бөтен зал елады», – дип яза аларның тамашачылары һәм иҗади гаиләгә алга таба бары тик матур мизгелләрдән генә торган тормыш тели.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев