Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Булат Бәйрәмов: "Шунда ук хастаханәгә ашыктым!.."

Башкалар гомере хакына

14 июньдә Бөтендөнья донорлар көне билгеләп үтелде. Әлеге дата кешедә кан төркемнәрен ачкан Австрия табибы һәм иммунологы, Нобель премиясе лауреаты Карл Ландштейнерның туган көненә туры килә. Бәйрәм уңаеннан донорлар белән әңгәмә кордык. 

Булат БӘЙРӘМОВ, танылган шоумен, Иж-Бубый–Казан:

–    Элек тә сирәк кенә булса да кан тапшыра идем. Ә менә ике еллап элек күңел кушуым буенча донорга әверелдем дисәм дә ялгышмам. Танылган артист Рината Тейның ире юл һәлакәтенә эләккәч, артистлар арасында тиз арада кан тапшыру кирәклеге турында хәбәр таралды. Мин дә шунда ук хастаханәгә ашыктым. 

Шунда ике тапкыр Россиянең мактаулы доноры исеменә лаек булган 60 яшьлек бер ир-ат белән таныштым. Ул 80 тапкырдан артык (!) кан тапшырган булып чыкты.  

Аның белән сөйләшкәннән соң мин дә уйлана башладым. Сүз дә юк, без үзебезнең концертлар аша кешеләргә рухи азык бүләк итәбез. Әмма аларның тормышын коткаруга үз өлешеңне кертеп тә булышып була икән бит. Күпме кеше юл һәлакәтләренә юлыга?! Ә авыру балалар күпме?! Шуңа күрә хастаханәдән шалтыратып кан тапшыруымны сорасалар, мин беркайчан да юк димим. Әлеге вакыйдан соң 6 тапкыр кан бирдем инде. Гадәттә, 450 миллилитр алалар. 

Синең каныңның кемгә салыначагын белмисең. Иң мөһиме, син моны башкалар гомере хакына эшлисең. 

Ә мактаулы донорларга сокланам мин. Моны үзенә күрә бер батырлык дип саныйм. Донорлыкка теләктәшлек белдерү максатыннан танышларымны һәм дусларымны да һәрчак әлеге гамәлгә кушылырга өндим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев