Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Чәчкәнең кызы үзе сулый башлаган

Җырчы Чәчкә 15 март көнне икенче тапкыр әни булды

Җырчы Чәчкәнең яңа туган кызы, ниһаять, үзе сулый башлаган, дип яза "Интертат".

«Бала үзе сулый башлады», – дигәч, миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Әлхәмдүлилләһ, хәлләр алга таба! Өстәмә тикшерү үтәр өчен, безне кызым белән ДРКБга күчерәләр. Аллаһның рәхмәте, табибларның тырышлыгы белән, иншәаллаһ, барысы да әйбәт булыр», – дип яза ул. 

Җырчы Чәчкә 15 март көнне икенче тапкыр әни булды. Соңрак, бик борчылып, кызының реанимациядә булуын хәбәр итте.

Мондый хәлләр үз башларыннан үткән кешеләр Чәчкәгә тынычландыру сүзләре яза. «20 ел элек Данилымны, кызыл юрганнарга төреп, 1нче балалар хастаханәсенә алып киткәннәр иде. Без тугач 21 көн суламадык. Барысы да яхшы булачак», – дигән Лилия Муллагалиева. «Безнең дә булды андый вакытлар, хәзер балам шалкан кебек йөгереп йөри», «Анда бик яхшы табиблар эшли, үз эшләренең осталары», – дип юатканнар Чәчкәне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев