Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Данир Сабиров танылган җырчы Сергей Лазаревка акыл өйрәтеп кайткан

Хатыны Миләүшә белән концертка барганнар

Шушы көннәрдә юмор остасы Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Сергей Лазарев концертын тамаша кылып кайтканнар. Бактың исә, Лазарев – Данирның хатыны Миләүшәнең кумиры икән. Шуңа күрә, Сергейның иҗатын Данирга да ирексездән тыңларга, яратырга туры килә, дип яза Интертат.

«Сәлам, дуслар! Кичә урыс «баҗам»ның тамашасын карадык. Хатын белән танышканнан бирле шуның җырына үбештек. Миләүшә 12 яшендә үзе аңа багышлап язган шигырен укый иде миңа. Өйләнештек, балалар туды, быел гаиләбезгә 15 ел тула һәм шушы дәвердә миңа да аның җырларын тыңлап, концертларына йөрергә туры килә.

Миләүшә өчен татарда – Айдар Галимов булса, урыста Сергей Лазаревның иҗатын ярата. Мине Лазарев әлләни «эләктерми» үзе, тик эшчәнлегенә сокланам. Бик көчле, уйланылган шоу булды кичә. Әле Сергейга акыл өйрәткән дә булдым бит. «Татарстанда булып, берничә сүз татарча әйтсәң, «Хәлләр!» дип кычкырсаң хет, халык тагын да катырак кул чабар иде», – дидем. «Киләчәктә эшләрбез», – дигән булды.

Миңа татарда – Салават абый иҗаты ошаса, урыста – Максим Галкин иҗатын яратам. Ә сезгә рус сәнгатеннән кемнәр ошый? Авыр булмаса, языгыз әле, балакайларым», – дигән артист «Телеграм» каналында.

Төрле-төрле җаваплар килгән Данирга. Берничә кеше мәрхүм җырчы Юрий Шатуновны бик яратып искә алган. Полина Гагарина, Юрий Антонов, «Звери», «Руки вверх» төркемнәрен дә атаганнар. Ә Данирга Максим Галкин турында сүз куертмаска тәкъдим иткәннәр. Вазгыятькә бәйле рәвештә, сәнгать дип, сәясәткә кереп китмәскә кушканнар.

«Сезнең тормыш иптәше Лазаревка «гашыйк» булган шикелле, кемнеңдер хатыны Данир Сабировка «гашыйк»тыр инде. Кызык», – дип, комментарий калдыручы да булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев