Данир Сабировка операция ясатканны бар халык карады (ВИДЕО)

Әлегә томанлы күрә
Данир Сабиров күзләрен янә тикшерткәннән соң, операция ясатырга булган. Операция барышын туры эфирда виртуаль дуслары да карап барды.
Видеода юмор остасын операция алдыннан киендереп куйганнар. «Мине шулай итеп киендерделәр. Миңа түгел, мин кемгәдер операция ясыйм кебек», — дип шаяртты ул һәм дулкынланмавын да әйтте.
«Күзләрем балачакта күзлек кимәү сәбәпле, тагын да начар күрә башлады, чөнки балачакта күзлектән ояла идем. Мине „очкарик“, „Шурик“ дип үртиләр иде. Шуңа күзлек кимәдем. Хәзер дә кияргә яратмыйм. Күзлекне машина йөрткәндә, укыганда гына киям, анда да һәрвакыт түгел. Биш ел элек күзләремне тикшерткәч, табиблар күз күремен кайтарып булмый дип әйтте. Ул вакыттан бирле технологияләр алга киткәндер инде… Бүген табиблар операциядән соң 90 процент күрәчәксең, диделәр. Хәзер сул күзем - 30, уңы 50 процент кына күрә», — дип сөйләп алды ул операция алдыннан.
Данир Сабировның ике күзенә операция 22 минут дәвам итте. Ул операциядән чыккач та хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Әлегә томанлы күрәм. Операция вактында төчкерәсем килде, әмма төчкерсәм, күзсез калырмын дип курыктым».
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 08:39Татарстанда салкыннарга алмашка тотрыксыз һава торышы киләчәк Җылытканнан соң республикада кабат салкын була5200
-
27 февраль 2021 - 08:36Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк Бу хакта эпидемиолог хәбәр итә3900
-
26 февраль 2021 - 20:004000
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
26 февраль 2021 - 18:05Әгерҗедә йөзү буенча район чемпионатына старт бирелде: беренче җиңүчеләр бар!Спорт рухы һәм азарт хөкем сөрде4900
-
26 февраль 2021 - 08:40Әгерҗедә суүткәргечтә аварияне бетерү буенча эшләр алып барылаТорбаларны алыштырачаклар7800
-
27 февраль 2021 - 09:32Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.299400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!70000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика