Дилә Нигъмәтуллина авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итә
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина мөһим проект өстендә эшләвен сөйләде
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина мөһим проект өстендә эшләвен һәм аның ачылышы уңаеннан Казанда концерт оештырырга җыенуын сөйләде.
“Социаль челтәрдә күреп беләсездер инде, иптәш кызым онкология белән авырый. Табиблар аннан баш тартты, ярдәм итеп булмаячак диде. Ләкин Аллаһның ярдәме белән дустым терелә башлады, хәле сизелерлек яхшырды, күз генә тимәсен. Һәммәбез дә булдыра алганча аңа ярдәм итәбез, акчалар җыябыз”, - ди Дилә.
Бу хәлдән соң Дилә ярдәмгә мохтаҗ булган хатын-кызлар өчен берничә партнеры белән “Ярдәмче” дигән cоциаль проект оештырырга булган. “Бу проект хәйрия белән дә шөгыльләнәчәк. Монда төрле юнәлештә хезмәт күрсәтүчеләр кушыла ала. Мин үзем “Ана һәм бала” дигән юнәлешне алып барачакмын”, - дип сөйләде Дилә.
“Ярдәмче” социаль проекты ачылу уңаеннан 3 июньдә Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә эстраданың танылган артистлары катнашында концерт узачак. Керү ирекле.
Сүз уңаеннан, 26 майда Диләнең туган көне булачак. Узган ел җырчы гомер бәйрәмен Казан ресторанында зурлап үткәргән иде. “Быел ирем, туган көнеңә планнар корма, без ул көнне Казанда булмаячакбыз, диде. Кая барачагыбызны әлегә үзем дә белмим”, - ди Дилә Нигъмәтуллина.
Чыганак: Шәһри Казан
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.1300
-
1 июль 2022 - 08:53Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык» Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын8300
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
29 июнь 2022 - 13:42Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр (ФОТО)Хәтта традицион ат чабышы да булды!41000
-
1 июль 2022 - 14:16Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.923001
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды69000
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.56900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика