Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Дилә Нигъмәтуллина фамилиясен үзгәртә?!

"Шулай итеп, мин “законлы” хатын булдым.."

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаның ире Илсур белән никахларын рәсми рәвештә теркәве турында хәбәр иткән идек.

“Илсур белән дүрт ел яшибез инде. Башта икәү генә язылышып кайтмакчы идек, аннары уйлаштык та, бу вакыйганы тантаналы итеп оештырырга булдык. Шактый әзерлек эшләре башкарырга туры килде. Күлмәк сайлау, балдак алу, бизәнү һәм башкалар - бик дулкынландыргыч икән ул. Хәтта Илсур да дулкынланды. ЗАГСта язылыштык та, икебез ике якка үз эшләребез белән киттек. Туганнар “мәҗлес булмыймы әллә?” дип әле дә сорый. Бәлки соңрак барысын да җыеп мәҗлес үткәрербез дип уйлап торам. Шулай итеп, мин “законлы” хатын булдым. Хәзер мин – Дилә Бариева! Әлегә документларны алыштырмадым. Бу эшне киләсе елга калдырдым”, - дип сөйләде безгә Дилә.

Бариевларны чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез! 

Чыганак: Шәһри Казан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев