Дилә Нигъмәтуллина сәламәтлегенә зарлана
Инде хастаханәдән чыкса да, җырчы әле һаман да тулысынча тернәкләнеп бетә алмауга зарлана
Дилә Нигъмәтуллина үзенең авырып китүе турында хәбәр иткән иде. «Табиблар ярдәменнән башка булмый. Шуңа күрә хастаханәгә көндезге стационарга яттым. 1 ай ютәллим, ютәлләп ардым», – дип сөйләде ул.
Инде хастаханәдән чыкса да, җырчы әле һаман да тулысынча тернәкләнеп бетә алмауга зарлана.
«2 курс антибиотик, гормоннар, физиодәвалану… Шуларга да карамастан, ютәлне һаман җиңә алмыйм.
Өстәвенә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеге бозылды. Әле ярый аны ничек торгызырга икәнлекне беләм. Гормоннар аркасында бик нык тазарып киттем. Минем болай озак итеп авырганым юк иде әле», – дип язган җырчы.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев