Динә Латыйпова: «Әнинең әйткән сүзе беркайчан да күңелемнән китми...»
Динә Латыйпова әнисенең сүзләрен язып куйган
Динә Латыйпова әнисенең сүзләрен язып куйган: «Әнинең әйткән сүзе беркайчан да күңелемнән китми: «Аша, кызым, барганда ашагыз. Ябыгам дип, кирәкмәгән белән буталмагыз. Җаның нәрсә тели, ризыкны күргәч, авыз суларың килә икән, шул ризыкны ашыйсың килеп, ашагыз, оланнар. Авырганда да бит күңелең төшкән әйберне ашасаң, терелеп китәсең», – дия иде бәгырем.
Югыйсә гади генә авыл карчыгы. Сугыш ачлыгын татыган ул чор балалары – үзләре диетолог та, нутрициолог та иделәр шул.
Минем белән кем килешә?»
Чыганак: Интертат
Фото: Динә Латыйпованың социаль челтәрдәге битеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев