Фәнис Җиһаншинның баш миендә начар чир тапканнар
Люция Хәмитова социаль челтәрләрдә чаң кага
Артистларга клиплар төшерүче видеооператор Фәнис Җиһаншин авыр хәлдә. Бу хакта Интертат яза.
Күп еллар «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән, бик күп артистларның клипларын, концертларын төшергән видеооператор Фәнис Җиһаншин авыр хәлдә. Бу хакта Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова социаль челтәрләрдә чаң кага.
Фәниснең баш миендә начар чир тапканнар. Казанда операция ясаудан баш тартканнар, бөтен өмет Мәскәүдә. Тик диагностика ясау өчен күп чыгымнар кирәк. Шуңа финанс яктан ярдәм сорап, Фәнсинең туганнары халыкка мөрәҗәгать иткәннәр.
«Фәнисне белүчеләр, изгелек кылырга теләүчеләр, зинһар, читтә калмагыз! Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Тормыш иптәшенең телефоны 8-937-288-75-70. Номер карта номерына беркетелгән», – диелә хәбәрдә.
«Фәнис белән күп еллар Камал театрында бергә эшләдек. Чиста күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел егетебез безнең! Читтә калмагызчы, ярдәм итик. Тамчыдан күл җыела», – дип яза Люция Хәмитова да, ярдәм сорап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев