Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Фирдүс Тямаев «Китмә» җырын юл фаҗигасендә үлгән Лилия Гафуровага багышлаячак

Әлеге үтенечне җырчыга Лилиянең бертуган апасы, танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова җиткергән иде

Фирдүс Тямаев үзенең «Китмә» җырын фаҗигале һәлак булган Лилия Гафуровага багышлап җырлаячагын хәбәр итте. Әлеге үтенечне җырчыга Лилиянең бертуган апасы, танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова җиткергән иде. «Бөтен халык алдында бу җырны Лилиягә багышлавыңны сорыйм, Фирдүс. Лилия синең иҗатны бик яратты», - диде  ул. 

Җырчы да җавапсыз калмады. «Концертларымда «Китмә» җыры дустым Лилиягә багышланачак», – дип сүз бирде. 

Чистайдагы «Хозур» хәләл кафесы җитәкчесе, кейтеринг белән шөгыльләнеп танылган Лилия Гафурова юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның 9 яшьлек кызы ятимә калды. 

Чыганак: Интертат 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев