Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Әгерҗелеләр беренче тәрбиячесен, балалар бакчасына йөргән вакытларын искә ала

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

Без еш кына үзебезнең беренче укытучыбызны искә алабыз. Аңа багышлап җыр-шигырьләр иҗат итәбез. Ә арагызда үзенең беренче тәрбиячесен, балалар бакчасына йөргән вакытларын искә алучылар бармы? Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре көне алдыннан без әлеге сорау белән районыбызның билгеле шәхесләренә мөрәҗәгать иттек. 

Эльвира НӘБИЕВА, үзәкләштерелгән клублар системасы директоры: 
–    Мин балалар бакчасына зур теләк белән йөрдем дип әйтә алмыйм. Ә менә еллар узгач бакча бала өчен күп нәрсә биргәнен аңладым. Сайлаган һөнәремә бәйле  сәләтләр дә нәкъ менә биредә ачыла башлаган икән бит. 
Без К.Маркс урамы, 2нче йортта яшәдек. Мин йөргән 97нче балалар бакчасы (хәзерге 5нче бакча) йортыбыз янында ук, безнең төркемнең тәрәзәләреннән дә фатирыбыз тәрәзәләре күренеп тора иде. Бакчаның уңайлы, атынгычлы, кечкенә өйле участогында шау-гөр килеп уйнаганнар, кухнядан килгән тәмле аш исләре әле хәзер дә бик еш искә төшә.  
Тәрбиячеләрне бүгенгәчә олы хөрмәт белән искә алам. Төркемебездә Клара Георгиевна (фамилиясе истән чыккан) һәм Аидә Старикова эшләделәр. Клара Георгиевнаның язмышын белмим, ә менә Аидә Николаевна бүген дә бик актив тормыш алып бара. Аңа тыныч көннәр, сәламәтлек телим.  

Эдуард ОВЧИННИКОВ, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
–    Мин үскәндә авылыбыз Вольный Трудта унбишләп бала булса да, ни өчендер, балалар бакчасы да, мәктәп тә юк иде. Шуңа күрә мин күп вакытта әти-әнием белән аларның эш урыннарына – участок хастаханәсенә бара идем. 
Шулай да балалар бакчасында булу бәхете эләкте миңа. 6 яшьлек чагымда әти-әниләрем мине Көчек балалар бакчасына илттеләр. Беренче тәэсирләрне әле дә оныта алмыйм. Бу бакчада иң матур уенчыклар иде. Җыела торган төрле төстәге пирамиданы да мин беренче тапкыр биредә күрдем. Без барыбыз бергә урамга чыга, комлыкта уйный, бер үк вакытта йокларга ята идек. Боларны мин ничектер кабул итә алмадым. Бәлки бакчада бөтен балаларның да татарча сөйләшүе, ә минем аңламавым да авырлыклар тудыргандыр. Шуңа минем бик тә авылга, дусларым янына кайтасым килде. Мин бакчага нибары бер генә атна йөри алдым.
Тәрбиячемнең исемен хәтерләмим. Ә менә бакча белән ул вакытта Рәмзия апа Садыйкова җитәкчелек итә иде. Аларның һәр баланы җылы итеп, матур сүзләр әйтеп каршы алганнары истә калган. 
Әти-әни кич белән соң килгәнлектән, мине Көчектә яшәүче Мөкәрәмә апа Закирова ала иде. Олы йөрәкле бу апага мин бүгенгәчә рәхмәтле. 
Балалар бакчасының истәлеге булып менә бу фото саклана. Мин йөргәндә район газетасыннан корреспондент килеп, ул безне фотога төшерде. Ә әтием аның артына “1985 елның 22 мае. Улыбыз Эдуардка 6 яшь тә 5 ай. Балачагың истәлеген сакла. Ул синең өчен бик кадерле“ дип язып куйган. 
Чынлап та,  ул вакытлар әле дә бик кадерле ядкарь булып күңелдә саклана. 

Гөлнара ШУРМАНОВА, 1нче балалар бакчасы мөдире:
–    Мин 128нче балалар бакчасына йөрдем. Хәзер ул – 9нчы бакча. Безне Людмила Попова, Людмила Нәфыйкова, Надежда Еремина тәрбияләделәр. Без аларны бик яраттык. Иң матур, иң яхшы тәрбиячеләр иде алар. 
Мин мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә эшләрмен дип уйламаган да идем. Институтта тарих факультетында укыдым, 3нче мәктәптә, мәгариф идарәсендә эшләдем. 2008 елдан 1нче бакча белән җитәкчелек итәм. Хәзер инде тормышымны балалар бакчасы, яраткан коллективым һәм нәни балалардан башка күз алдына да китермим. Балалар белән эшләү авыр, әмма кызыклы. Алар – үзгә дөнья.
Барлык хезмәттәшләрем һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләрне бәйрәмебез белән тәбрик итәм! Сәламәт булыгыз!  
Екатерина САМСОНОВА сораштырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев