Гөлназ Асаева белән Вилли: «Без шокта...»
Яшь иҗади гаилә гастрольләрен башлап җибәргән
Яшь иҗади гаилә гастрольләрен башлап җибәргән. Арчадагы концертларыннан соң, Гөлназ Асаева белән Вилли (чын исеме – Вильдан Шәмсетдинов) тамашачыларына рәхмәт әйтеп, видео яздырганнар, дип хәбәр итә "Интертат".
«Хөрмәтле арчалылар! Бик зур рәхмәт сезгә. Шулхәтле җылы кабул иттегез. Шундый бүләкләрегез өчен рәхмәт. Карагыз әле монда, шундый чана бүләк итте безгә Фәрит абый. Үзенчәлеге шунда: «Динә» дип язылган. Безнең өчен нык кыйммәтле бүләк бу. Мең рәхмәт сезгә! Шулхәтле зурладыгыз. Без шокта», – дип, шатлыклары белән уртаклашкан алар Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Видеодан күренгәнчә, Фәрит исемле тамашачылары Гөлназ белән Вильданга, нәни кызлары Динәгә дип, кулдан эшләнгән агач чана бүләк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев