Гөлназ Асаева ябыгу серен сөйләде
«Мин шулай 10 килограммга ябыктым..»
Эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева ябыгу серләре белән уртаклашты. Ул «интервальное голодание» ысулы белән ябыккан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтына язылучыларына сөйләде.
Бала тапканнан соң, 10 килограммнан артыграк ябыгырга кирәк булганда, мин көндезге 1гә кадәр генә ашый идем, ә сәгать 1дән соң ашамадым. Көндезге 4тә-5тә коктейль эчкәләдем, ләкин бу – тамак каты ачкан очракта гына. Ә болай, коктейльдән башка да тора ала идем. Хәзер дә, 3-4 килограммга ябыгу өчен, интерваль ач тору ысулын кулланырга уйлыйм, – дип белдерде Асаева.
Интерваль ач тору медицинада да кулланыла. Ул ашамыйча тору вакытын планлаштырудан гыйбарәт.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев